Дагыстанда Сочидагы кебек диңгез курорты булдырырга ниятлиләр

Эшмәкәрләр федераль хакимияттәгеләрнең Дагыстанда 200 гектар мәйданда 30 мең номерга исәпләнгән ял комплексы булдыру идеясен хуплый. Бу 300 миллиард сумга кадәр акча таләп итәчәк һәм таулы, диңгезле Сочи курортын хәтерләтәчәк.

Дагыстанга туристларның күпләп йөри башлавы сәбәпле, хакимияттәгеләр төбәктә Каспий диңгезе яры буенда яңа диңгез курорты төзү турында уйлый башлаган. Бу хакта “Коммерсантъ” газетасы тармактагы һәм Ростуризмдагы чыганаклары мәгълүматларына таянып яза.

Газета хәбәрчесенә туризм өлкәсендәге чыганак сөйләп үткәнчә, проект узган атнада Президент ярдәмчесе Игорь Левитинның эчке туризмны үстерүгә багышланган киңәшмәсендә каралган. Киңәшмәдә Дагыстан башлыгы Сергей Меликов Каякентск районында булачак курорт өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү мөмкинлеген искәрткән.

Проектта “Туризм.РФ” корпорациясе һәм федераль хакимиятнең катнашуы күздә тотыла.


Фикер өстәү