Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында республика халкын Россия флагы көне белән котлады.
Ул балалар анимацион ролик урнаштырган. Видеокотлауда балалар тавышы кулланылган.
Анда Россия флагы төсләренә аңлатма бирелгән. Ак төс – чисталык һәм камиллек, зәңгәр төс – күк йөзе, ә кызыл – ялкын һәм Ватанга мәхәббәт төсе диелә.
Котлау ахырында «Безнең флаг – безнең горурлык» диелгән.
Россия флагы көне белән бүген Владимир Путин һәм Фәрит Мөхәммәтшин дә котлаган иде.