Татарстанда тагын бер яшүсмер югалган: әнисе эзләүдә ярдәм итүләрен сорый

Татарстанда тагын бер егет югалган. Бу хакта аның әнисе социаль челтәрләргә язып, ярдәм

сораган.

«Улым, Халиков Рәсүл югалды. Казанда югалды. 18 августның 18:00еннән бирле элемтәгә чыкмый. Кемдер күрсә, яки берәр нәрсә белсә, хәбәр итегезче! Эзләүдә ярдәм итсәгез иде! – дигән егетнең әнисе.

Рәсүл 2004 елда туган. Буе 180 см, ябык, чәче кара, күзләре коңгырт кара. Өстендә кара футболка, кара шорты һәм ак кроссовки булган.

Ярдәмгә эзләү һәм коткару эшләре белән шөгыльләнә торган «Лиза Алерт» төркеме дә кушылган.

Егетне күрүчеләр, яки аның турында берәр информация белүчеләр булса, 8 800 700 54 52 яки 112 номерына шалтырату сорала.

 


Фикер өстәү