Татарстанда 15 яшьлек кыз югалган

Бөгелмәдә югалган яшүсмер кызны эзлиләр.  Мәктәп укучысы өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Бөгелмәдә 15 яшьлек Зәринә Галимованың эзлиләр. Кыз 16 апрельдә өеннән чыгып киткән булган. Бу хакта «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр итә. Кызның буе 150 см, уртача тән төзелешле, чәчләре алсу, күзләре кара. Чыгып киткән вакытта өстендә ак «ветровка», кара джинсы, аягында кара кроссовкилар булган. Яшүсмернең кайда икәнлеген белүчеләрнең  8 (800) 700-54-52 номерына шалтыратулары сорала.


Фикер өстәү