Татарстан табиблары Мариупольдән кайткан үсмергә операция ясаган

Татарстан Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары Мариупольдән китерелгән 17 яшьлек егеткә операция ясаган. Ул ризык табу өчен урамга чыккан чагында атышка эләгеп, пуля кыйпылчыкларыннан яраланган.

Егет, җәрәхәтләнгәч, өенә кайткан, әмма табибларга күренү мөмкинлеге булмаган. Өендә улының ярасын әнисе үзе генә бәйләп куйган.

Мариуполь азат ителгәч, аналы-уллы гаилә Казанга кайткан. Егет шундук ДРКБга китерелгән. Аңа операция ясау таләп ителгән: рентгент корсак куышлыгының йомшак тукымасына пуля кыйпылчыклары эләгүен күрсәткән. Корал кыйпылчыклары тукыманың ялкынсынуы һәм үлекләнүенә китергән.

Операция уңышлы үткән. Хәзер егетнең гомеренә берни дә янамый. Ул инде хастаханәдән чыгарылган.


Фикер өстәү