Түбән Камада 23 яшьлек егетнең учында электрон сигарет шартлаган

Егетнең учы 2 дәрәҗәдә пешкән
Түбән Кама шәһәрендә 23 яшьлек егетнең учында электрон сигарет шартлаган. Егетнең учы 2 дәрәҗәдә пешкән. Үзе әйтүенчә, башта берни аңламыйча торган. Бик каты авырта башлагач кына учының пешкәнлеген аңлаган. “Ашыгыч ярдәм” килгәнче, кулын сулы ләгәнгә тыгып утырган . Авыртуы икенче көнне иртән генә бераз басыла төшкән.

— Егетнең уң кулы учы пешкән, хәле канәгатьләнерлек. Тән тиресенең үлгән өлешләрен кисеп алдык. Хәзер авыруны күзәтеп, ярасын бәйләп торабыз. Ярасы төзәлә башлагач, сырхауны өенә амбулатория шартларында дәвалануга кайтарып җибәрәчәкбез, – ди хирург Роберт Вәлиев.
Егет хәзер үзен күпкә яхшы хис итә. Электрон сигаретка башка орынмаячагын әйткән. Ул, гомумән, тәмәкене ташларга уйлый, дип хәбәр итә Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү