Табиблар йөрәгенә энә кадалган ир-атны коткарганнар

Амур өлкәсенең клиник хастаханәсе табиблары йөрәгенә энә кадалган пациентны коткару өчен катлаулы операция уздырганнар. Бу хакта медучреждение сайтында хәбәр ителә.

25 яшьлек ир-ат хастаханәгә йөрәге авыртуга зарланып мөрәҗәгать итә. Ул урын өстендә яткан энәгә очраклы рәвештә кадалуын әйтә. Тикшерүдән соң, табиблар энәнең яртылаш сынуын һәм бер өлешенең перикардка эләгүен ачыклый, ә йөрәкнең бер өлешендә кан җыелганы ачыклана. Пациентның тормышы куркыныч астында була.

«Йөрәктәге энә калдыкларын табу бик авыр булды. Әмма бердәм команда эше нәтиҗәсендә табиблар бурычны үтәделәр. Операция барышында ике калдык та чыгарылган. Пациент бер атнадан соң хастаханәдән чыгарылды, аның сәламәтлегенә бернинди куркыныч та янамый», — дип сөйләгәннәр хастаханәдә һәм мондый операцияләрнең хирурглар практикасында бик сирәк булуына басым ясаганнар.


Фикер өстәү