Шагыйрә Гөлүсә Батталова: «Мәхәббәтебез Яңа ел киченнән башланды»

Өстәл тулы тәм-том, чыршы төбендә төрледән-төрле бүләкләр, киләчәккә өмет һәм могҗизага ышану. Яңа ел төнен һәрберебез төрлечә уздырсак та, теләкләр бер кала. Шагыйрә Гөлүсә Батталовадан иң истә калган Яңа ел киче турында сораштырдык.

– Яңа елның үзеннән бигрәк аңа әзерләнү, көтү чорын яратам. Без барыбыз да күңелдә сабый булып калабыз, тылсым, могҗиза көтәбез. Иң истә калган Яңа ел яшьлегем белән бәйле. 2005 елны каршы алган чак иде ул. 30 декабрьдә булачак ирем белән очраклы гына очраштык. Бу көнне нәрсә турында сөйләшәсең инде? «Кем белән Яңа елны каршы аласың?», «Кайда булачаксың?» ише сораулар аша сөйләшеп киттек. Яңа елны мин апаларымда бәйрәм итәсе идем. Ә ул: «Мин Яңа елны эштә каршы алам. Сменам туры килде. Дуслар белән каршы алып булмас инде…» – диде. Шул мәлне: «Яңа ел төнендә барлык кешеләр дә бәйрәмне үзенә якын кешеләр белән каршы ала, кемдер шулай эштә, берүзе генә утырырга тиешме?» – дип уйлап куйдым. Күңелдә аның хәленә керергә тырышу кебек хис туды. 31 декабрьдә төнге 11 тулып 45 минутта аңа шалтыраттым. Эш номерын белә идем. Яңа ел белән котладым, аның Яңа ел кичен үземнең игътибарым белән бизәргә теләдем. Ул әйтеп бетергесез итеп сөенде. «Бу дөньяда минем турында кайгыртучы, ялгызым гына Яңа ел каршылавымны белүче, күңеле белән булса да минем янымда булырга теләгән кеше бар икән бит», – диде. Шушы шалтыратуым мәхәббәтебезнең башы булды. 2006 елда аның белән өйләнештек, 15 ел буе яратышып яшибез, өч балабыз бар. Яңа ел безгә шушындый хатирә белән кадерле.


Фикер өстәү