Үгезләрнең кызыл төскә ачуы чыгамы? (Элиталы үгезләр турында кызыклы фактлар)

Тиздән бусаганы Үгез елы атлап керәчәк. Көчле, мәгърур, горур… Алар турында күп беләбез кебек тоелса да, белми торган мәгълүмат та шактый икән. Бәйрәм көннәре алдыннан Биектау районындагы «Элита» баш нәсел оешмасына сәфәр вакытында шул ачыкланды.

Оешма директоры Фәннүр Зарипов журналистларны иң элек орлыкларны фасовкалау һәм туңдыру (ясалма орлыкландыру өчен) лабораториясенә алып керде.
– Тикшеренүләр кысасында орлыкларның сыйфатын һәм концентрациясен бәяләү буенча эш оештырылды. Бүген без уннан артык токымлы орлык материалны саклыйбыз. Бер үгез елына 20 мең дозага якын орлык материалы бирә. Әгәр барысы да яхшы булса, бер дозадан бер яралгы алып була. Гомумән, бер үгездән елына 7–10 мең бозау алына, – диде Фәннүр Зарипов.
Журналистларга үгезләрнең иң кызыклы – аклы-каралы, голштин, герефорд, абердин-ангус, холмогор, лимузин токымнарын күрсәттеләр. Аларның күпчелеге сөт күп бирә торган токымлы, ягъни бу үгезләрдән туган бозаулар сөтчел була.
Биредә хәтта үгезләрнең 1980, 1990 нчы елларда катырып куелган генетик материаллары да саклана. Директор әйтүе буенча, аларның сыйфатына бернинди дә зыян килми. Үгезләрнең күпчелеге чит илләрдән (Канада, Голландия, Америка, Германия, Франция) кайтартыла. Шулай ук үзебездә барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, 2005 елда Казанның меңьеллыгына трансплантация ысулы белән холмогор Татарстан типы алынган. Әлегә бу типны токым итү буенча эшләр бара. Әлеге токымлы үгезләрнең генетик материалларын итчелек һәм сөтчелек буенча эшләүче эре хуҗалыклар сатып ала. Оешма шулай ук фермерлар белән дә эшли.
Америка эмбрионын күчереп утырту нәтиҗәсендә Саба районында туган Миф, Кама Тамагы районында туган Аристотель, немец токымлы Нейро, россиялеле Лунтик, Айрон, әнисе елына 21 мең кг сөт бирүче Амадор… Журналистлар каршында көязләнгән үгезләргә әнә шулай дип эндәштеләр. Гомумән алганда, монда туган хайваннарга кушаматларны хезмәткәрләр үзләре бирә, ә чит илнекеләрне шул килеш калдыралар. Сирәк кенә булса да татар кушаматлары да кушыла.
Малкайлар бер-берләреннән генетик үзенчәлекләре буенча аерылып тора. Мәсәлән, голштин токымлы «Айрон» – Америка үгезе. Аның моңа кадәрге буыннары арасында Шотл кебек танылган үгезләр дә бар. Имезү чорында анасы 13234 кг сөт бирә. Бу токымдагы үгезләрнең аяк буыннары нык була, алар савымны яхшырта. Сөттәге май һәм аксым күләмен арттырырга сәләтле, продуктив яшәешне арттыра, имчәкләрнең формасын һәм текстураны яхшырта, нәсел үсешен, орлыкларның зур фертильлеген арттыра, сөттә соматик күзәнәкләрнең түбән булуын, маститларга бирешмәүне тәэмин итә. Бүгенгә әлеге үгездән 3600 бозау туган. Миф кушаматлы үгезнең әнисе иң продуктив чорында елына 18 мең кг сөт биргән. Ә аннан туган бозау елына 14 мең кг сөт бирә.
– Без аларны көненә өч тапкыр аз-азлап ашатабыз, шәхси рацион буенча гына. Алар көнгә өч килограммнан дүрт килограммга кадәр катнаш азык һәм печән ашый алалар. Кышын һәр көнне чыгып йөриләр, йокларга гына керәләр. Ә җәен даими рәвештә ачык һавада торалар, – диде Фәннүр Зарипов.
Һәр үгезне билгеле бер кешеләр генә тәрбияли. Мәсәлән, Илназ Гобәев биредә 4 ел эшли. Хезмәт юлын башлаганда үгезләрдән шикләнүен дә яшермәде.
– Һәр үгезнең акылы үзе белән. Алар белән эшләү тәртибен тәҗрибәле хезмәттәшләремнән карап өйрәндем, – ди ул. – Мин 850 килограммлы Нейро кушаматлы үгезне ашатып, карап тотам. Ул бераз агрессиврак. Сыйпаганны, яратканны яратмый. Үзе белән катырак булырга туры килә. Ребел дигәне баллы ризык – кәнфит ярата. Шулай ук кишер белән сыйлана.

Үгезләр турында кызыклы фактлар
– Үгезләрнең кызыл төскә ачуы чыга, дигән фикер – миф. Алар бөтенләй төс аермый. Ә менә хәрәкәтнең берсен дә күз уңыннан ычкындырмый.
– Үгез тәрбияләп торучының киемен һәм гәүдә төзелешен хәтерендә калдыра һәм аның кәефен бик яхшы тоемлый. Мәсәлән, мал табибына кан алганда кигән киемен башка көнне кию тыела. Чөнки вакыт узса да, үгез аннан үчен алырга мөмкин.
– Үгезләр ун ел дәвамында яхшы нәсел калдырырга сәләтле. Бу вакыттан соң аларны ит комбинатларына озаталар.
– «Элита»дагы иң зур үгезнең авырлыгы – 1300 кг.
– Хайваннарның холыклары да бер-берсенә охшамаган һәм алар бик тиз үзгәрүчән. Көн дәвамында, кешенеке төсле, «меңгә төрләнергә» мөмкин.
– Күпвакыт үгез ниндидер әшәкелек белән сөзә дип уйлау да – ялгыш фикер. Ул моны уйнап та эшләргә мөмкин икән. Шуңа күрә эшчеләргә һәрвакыт уяу һәм сак булырга туры килә.

 

Белешмә өчен
«Элита» баш нәсел предприятиесе – Россиянең җитештерүче үгезләр орлыкларын җитештерү һәм сату буенча иң эре предприятиеләренең берсе 1977 елдан бирле эшли.
Аның төп бурычы – иң гайрәтле үгезләрне кулланып ясалма орлыкландыру ысулларын гамәлгә кертү юлы белән эре мөгезле терлекләрнең продуктив сыйфатын яхшырту. Уникаль методикалар һәм алдынгы җайланмалар иң яхшы сыйфат күрсәткечләре булган үгезләрне сайлап алу мөмкинлеген бирә. Предприятиедә АКШ, Германия, Голландия, Канада һ.б. илләрдән дөньякүләм селекцияле 60 баш үгез бар. Быел Европадан, Нидерландтан, Германиядән һәм Франциядән үгезләр кайтару планлаштырыла.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү