Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ел азагына кадәр тагын бер яңалык әзерлиләр

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Украинада махсус хәрби опреациядә катнашучыларга җир кишәрлекләре бирү турында закон проекты әзерләгән.

Җир кишәрлеге алу хокукы Россия Герое исеменә лаек булучыларга яки орденнар белән бүләкләнүчеләргә биреләчәк. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сөйләп үткән.

“Без закон проекты әзерләдек. Хәзер ул ведомствоара эш төркемендә тикшереләчәк. Эш төркеме әгъзалары белән килештерелгәч, аны Дәүләт Советына карауга җибәрәчәбез. Ел азагына кадәр закон проектын кабул итәргә тиешбез дип уйлыйм”, — дигән ул.

Шул ук вакытта министр искәртеп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булганнарның гаиләләренә бушлай җир кишәрлеге (минималь күләме – 0,10 гектар) бирелә.


Фикер өстәү