19 яшьлек кыз квадроцикл белән идарә итә алмый һәлак булган

Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Яктыкүл янында квадроциклда йөргәндә 19 яшьлек кыз һәлак булган. Ул Cfmotо Сforce квадроциклы белән идарә иткәндә әйләнеп капланган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Кыз имгәнгән һәм ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Квадроцикл рәсмиләштерелмәгән булган. Кызның аның белән идарә итү өчен таныклыгы булмау да ачыкланган.

«Квадроцикл конструкциясе зур тизлектә барганда текә борылыш ясау өчен җайланмаган. Кискен борылыш ясаганда йөртүче транспортны үзе белән бергә әйләндереп капларга мөмкин. Бу аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Мотоцикл белән шундый очрак булса, йөртүче кырыйга очып чыга, ә квадроцикл күпчелек очракта йөртүченең өстенә каплана, Әбҗәлил районындагы очрак та шундыйлардан. Мондый транспортның авырлыгы өч йөз килодан артыграк», – дип аңлатканнар ЮХИДИда.


Фикер өстәү