Пенсионерлар бер миллион сумнан артыграк акчаларын балконнан ыргытканнар

Бу ханымнар мошенниклар “кармагы”на эләккән.

Башкалада өч хатын-кыз мошенниклар соравы буенча балконнарыннан бер миллион сумнан артыграк акчаларын җилгә очырган. Бу хакта “МВД Медиа” порталы хәбәр итә. Аларның барысын да бер үк төрле ысул белән алдаганнар.

Башта кемдер телефоннан, үзен полиция хезмәткәре буларак таныштырып, аферистларны фаш итүдә ярдәм сораган. Ул, безнең барлык таләпләрне үтәргә кирәк, дип куркытып куйган. Ханымнар, аны-моны уйлап тормастан, ризалашкан. Алар счетларыннан акча алып, аны балконнан ыргыткан. Акчаны җирдән кемдер шундук җыеп алып юк булган.

Полиция мошенниклар ярдәмчесен тоткарлаган да инде. Балконнан ыргытылган купюраларны җыючы 29 яшьлек ир-ат булып чыккан бу. Мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер ул – СИЗОда.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бер төркем мошенниклар, яшь гаиләләргә җир кишәрлеге “сатып”, 300 миллион сум күләмендә ана капиталын үзләштергән. Алар шул рәвешле дүрт ел буе кешеләрне алдап яткан.


Фикер өстәү