Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кагылышлы яңалык бар

Россиядә махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бушлай өстәмә һөнәри белем бирү буенча программа булдырыла. Бу юнәлештә эш алып барыла, дип белдерде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

«Хезмәт министрлыгы тарафыннан карар проекты кертелде, ул, аерым алганда, аерым категория гражданнарны, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны һөнәри укытуны җайга сала торган хөкүмәт карарларына үзгәрешләр кертүне күздә тота», — дип аңлатты Премьер Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда.
Бу үзгәрешләр мәшгульлеккә ярдәм итү программасына һәм «Демография» милли проектына кагылачак. Шул ук вакытта һәлак булган махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары да өстәмә һөнәри белемне бушлай ала алачак», — диде ул.
«Бу максатларга финанслау бюджетта тулысынча каралган, ул инде эшләнгән», — дип ачыклык кертте Мишустин.


Фикер өстәү