«Бетерми булмас инде»: авыл халкы терлекләрен нигә киметә?

Авыл салмак кына үз мәшәкатьләре белән яшәвен дәвам иттерә. Абзарында терлеге булганнар печән чабу, кайтарту, ашлык юнәтү эшләре белән мәш килә. Иң кирәк чакта тансык яңгырлар явып сөендергән кайбер авылларда күкрәп үскән үләннәр өчен шөкер иткәндә, икенчеләрендә печән бәяләренең өскә үрмәләвенә, ә сөтнеке күтәрелмәгәнгә кәефләре кырылган чак. Көзгә терлек саннарын киметергә ниятләп торучылар да байтак. Авыл халкы нәрсәгә өметләнә? Без аларның хәлләрен белештек.

Миләүшә Булатова, Апас районының Олы Бакырчы авылы:

– Быел февральдә сөт бәяләре төпкә төшеп утыргач, аны җыючыга тапшырмый башладык без. Кибетләргә куеп сатабыз. Каймагын, эремчеген, кортын да ясыйм. Мәшәкате күп, тик файдасы да бермә-бер артыграк. Хәзер шәхси хуҗалыкларга бер килограмм сөт өчен 15 сум акча түлиләр. Соңгы тапкыр шул бәядән аена 41 мең сум акча алган идек. Хәзерге вакытта алты сыерның сөтен эшкәртеп саткач, аена 120 мең сум  кереп бара. Менә бу айда сигез сыер савам. Шулкадәр сөтне урнаштырып, шактый керем алгач, сыерларны киметергә уйламыйбыз, чөнки алар – безнең төп яшәү чыганагы. Ә менә башкаларның кәефләре бүтәнчә. Бөтен кеше дә сөтен эшкәртеп сата алмый бит. Димәк, аларның керемнәре дә аз. Андыйлар, көзгә терлекләрне бетерәбез, дип торалар. Безнең якларда печәннең бер рулоны 2000 сум тора. Без, мәсәлән, аны кыйммәтсендек, алмадык, чөнки узган елгы запасыбыз күп. Салам алырга дип торабыз. Килосын 8 сумнан 7 тонна арпа сатып алдык. Моннан тыш, без жом алабыз. Кышны шуның белән чыгабыз. Ләкин керемнәр чыгымны каплап бара. Дөрес, моның өчен бик тырышырга, иренмәскә кирәк инде.

Гомәр Хәялиев, Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылы:

– Безнең авылда фермер бар. Печәнне дә, ашлыкны да аңардан сатып алабыз. Печәнне алып, кышка җитәрлек әзерләп куйдык инде. Уртача зурлыктагы печән рулонын 1300 сумга алдык. Гаиләбездәге барлык кешенең пай җирләре – шушы ук фермерда. Шуның өчен ул безгә ел саен 1,5 тонна ашлык бирә. Быел да шуңа өметләнеп торабыз. Печән начар булды дип әйтеп булмый. Чапкан кешегә әле дә бар, тик чабасы гына килми инде хәзер. Печәнне үзләре чабып әзерләгән кешеләр юк хәзер авылда. Хәер, мал асраучысы да шуның кадәрле генә калып бара. Сөт бәясе төшү дә нык аяк чалды. Авылда малларын киметүчеләр бар, көзгә тагын булыр, дип уйлыйм. Әйтик, без кыш көне өч сыер сава идек. Язын берсен бетерергә мәҗбүр булдык. Инде тагын берсен бетермичә булмас, дибез. Берни дә эшләп булмый, иң мөһиме саулык булсын.

Әнисә Гатиятова, Саба районының Олы Кибәче авылы:

– Быел печәнне картым белән үзебез әзерләдек. Ирем кул чапкычы белән чапты та, трактор белән түкләттек. Үзебезнең атыбыз бар. Печәнне аның белән дә, трактор белән дә алып кайттык. Менә шулай искечә яшәп ятабыз әле без. Хәзер безнең кебекләр калмады инде. Яше дә, өлкәне дә сатып кына ала. Печән быел күп түгел, ләкин елга буйларында бар. Иренмәгән кешегә чабарга була. Сыерыбыз, атыбыз, ике үгезебез, дүрт бозавыбыз бар. Яшебез дә шактый инде. Үземә – 65 яшь. Икебезнең дә аяклар авырта, таякка таянып йөрибез. «Менә шушы аксак-туксак ике кеше 27 түк печән әзерләде», – дип, үзебезне үзебез шаярып мактап йөрибез инде. Әле ярый булышырга улыбыз да бар. Аллага шөкер, печән җитәрлек әзерләдек. Узган елдан да шактый калган иде, үзебездән артса, балаларга да бирербез, дип тырыштык. Бер кызыбыз биш сыер асрый, икенчесенекенең үгезләре бар. Ашлык сатучыбыз күршедә генә яши. Акчасын арпаның бер килосына 8 сумнан күптән биреп куйган идек инде. Менә әле шушы көннәрдә генә 32 капчык арпа алып чыктык. Ләкин инде хәзер арпа бәясе 12 сумга җиткән. Саламны да шул фермердан алырбыз дип торабыз. Шуңа күрә терлекләрне бетерү турында уйламыйбыз әле. Киресенчә, кызлар, тана бозауларын сата алмагач, безгә төшереп куйдылар. Мал саны артып тора, бик күңелле бездә.

Марсель Мостафин, Азнакай районының Беренче Май авылы:

– Быел печән бик начар үсте. Эссе көннәрдә кибеп бетә дип чабып аткан идек, түкләткәнче яңгырлар ява башлады. Алып кайта алмый калдык. Күпме чыгасын әлегә әйтеп булмый. Узган елдан калган 60лап түк бар. Моннан тыш, авылдашлардан узган елгы печәннең бер рулонын 1500 сумнан тагын егерме түк сатып алдык. Бәлки шушылар барысы да җитәр дә. Арпаны июньдә үк алып куйган идек. 8 сумнан 11 тоннадан артык кайтарттык. Бәясе 93 мең сумга якын булды. Кышка кергәнче тагын алырга кирәк булачак, дип торабыз. Чөнки маллар ишле. Биш сыерыбыз, дүрт үгезебез, биш бозавыбыз, 23 сарыгыбыз бар. Сөтне 13 сумнан сатабыз. Бик арзан инде бу бәя. Тапшырганда күп сөт тапшырабыз кебек, ләкин акча ала башлагач, кәефебез төшә. Чыгымнар күп бит. Безнең якларда 350–370 кг люцерна түге 2900 сумнан, 270–300 килолысы 2600 сумнан йөри. 3100 сумга тәкъдим итүчеләр дә бар. Узган елгы печәнне 2200 сумга сатучылар бар. Без печәнне үзебез чабабыз, тик чапкан печәнне рулонга җыяр өчен 350 сум түлибез. Техникасына да ягулыгы, ремонты кирәк. Шуңа күрә яшьләр мал асрамый да инде. Әле бер-ике ел элек кенә көтүгә 60–70ләп мал чыга торган иде. Быел нибары 38 терлек куыла көтүгә. Авылда терлек саны елдан-ел кими.

 Шәмсия Алимова, Чүпрәле районының Шланга авылы:

– Быел безнең тирәләрдә үлән үскән вакытта яңгырлар булгалады. Шуңа күрә печән дә яхшы үсте. Терлек асраган халык аны җитәрлек әзерләп калырга тырышты. Элеккеге кебек урманнарга чыгып печән чабучы абзыйлар юк инде хәзер, шуңа күрә кемдер сатып ала, кемдер тегеннән-моннан юнәтә. 3 центнерлы печән рулонын – 1000, 5 центнерлысын 1500 сумга саттылар. Узган елгы арпа һәм бодайның килосын халык 8 сумнан ала. 21 июльдән сөт тапшыру бәясе 16 сумга менгән, дигән хәбәр килде әле. Аңа кадәр 14 сумнан тапшырган идек. Бездә терлек күпләп асрыйлар, тик ел башыннан аларның саны шактый азайды. Мәсәлән, безнең авылда 46 сыерга кимеде. Сәбәпләре төрле инде аның. Беренчедән, сөт бәяләре аз, чыгым күп. Икенчедән, биш-сигез ел элек мини-ферма төзер өчен, күп кеше грант алган иде. Менә хәзер аларның дәүләт алдындагы бурычы бетте һәм сыерларының берничәсен киметтеләр. Күпчелеге шул хисапка азайды. Өченчедән, авыл картая. Өлкәнәеп, малларын бетерүчеләр арта. Без үзебез дә ике сыердан берне генә калдырдык. Бер сыерыбыз авыргач, бетерергә туры килде дә яңаны алып тормадык.

Фәнис Әхмәтханов, Арча районының Корайван авылы:

– Безнең якларда печән уңышы уртача булды, дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Аз да түгел, күп тә түгел. Мин үзем 170 баш терлеккә җитәрлек печән әзерли алдым. Ләкин башка еллардагы шикелле халыкка сатарлык юк. Моннан тыш, күбрәк күләмдә сенаж салынды. Шуңа күрә печән җитәр, дип уйлыйм. Бәлки икенче катыннан яхшы уңыш алып булыр. Бу көннәрдә яуган яңгырлар бик кирәк иде. Без өметләнәбез инде, әле ярый авыл халкын өмет яшәтә. Халыкның күпчелеге печәнне сатып ала. Арча районында 3 центнерлы печән рулоны 1500 сум тора, 5 центнерлысы 2000 сум тирәсе йөри. Люцерна кыйммәтрәк. Фермерларга терлеген бетерү җиңел түгел. Аларның барысы да диярлек кредитка, бурычка чумган. Терлеген дә бетерсә, аны ничек түләсен ул? Ә менә халык бетерү, яки киметү турында күп сөйли. Болай да мал тотучылар аз инде. Хәзерге вакытта халыктан сөтне 18–19 сумнан алалар. Без сөт заводларына 21–22 сумга тапшырабыз.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү