Авариядә зыян күргән туристлар саны 11гә җиткән: һәлак булучылар бар

Бүген Алтай Республикасы Чемальск районында таулар аша Каракүл күлләренә барганда туристлар юл һәлакәтенә дучар булган. Бу хакта “Новости Горного Алтая” хәбәр итә.

Коткаручылар килгәч, ГАЗ-66 йөк машинасына 16 кешенең – йөртүче һәм 15 туристның утырганлыгын ачыклаган. 11 кешегә, шул исәптән 4 балага зыян килгән. Бер турист һәлак булган.
Зыян күрүчеләр Чемальск районы хастаханәсенә китерелгән. Барлыгы 19 кеше, шул исәптән җиде берәмлек техника ярдәмгә килгән.

Алтай Республикасы прокуратурасы туристларның юл фаҗигасенә дучар булу сәбәпләрен тикшерүгә керешкән. Чемальск районы прокуроры авария булган урынга килгән.


Фикер өстәү