Ләйлә Дәүләтова туй, юбилейлар уздыру буенча киңәш бирде: «Туйга артист чакырмагыз»

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова шактый еллар мәҗлесләр алып бара. Тәҗрибәле тамада буларак, ул  никах туйларына артистлар чакырмаска киңәш итә. Чөнки «концерт» карап утырып, кияү белән кәләшкә бөтенләй игътибар тимәскә мөмкин.

«Туйда җырларга кайсы артистны чакырыйк икән?» — дип сорыйлар миннән. «Чакырмагыз берсен дә. Үз туганнарыгызны җырлатабыз, уйнатабыз», — дим мин. Бөтен игътибар артистка китәчәк, бөтен акча да. Туйда иң мөһим, иң матур кеше — кәләш кенә булырга тиеш.

Ә инде юбилейга ярый! Юбиляр хатын-кыз булса, берәр ир-ат җырчыны, ир-ат булса, Илсөя Бәдретдинова кебек бөтенесен аяктан егарлык берәр хатын-кыз җырчыны чакырырга була», — дип киңәш биргән ул социаль челтәрдә.

 


Фикер өстәү