Төркия – Россия  килешүе: элемтәләр ныгу нигә шомландыра?

Россия һәм Төркия лидерларының күзгә-күз очрашуы без яшәгән ил өчен үткән атнаның иң әһәмиятле яңалыгы булгандыр, мөгаен.

Искә төшерик әле: март башында дәһшәтле санкцияләр кертелеп ярымшок хәлендә калганда, без «Ватаным Татарстан»да: «Барлык илләр дә безгә ишекләрен шап итеп ябып бетермәделәр. Төркия үзара хезмәттәшлек ягында. Технологик яктан кызу темплар белән үсеп баручы бу ил Көнбатыш сатудан баш тарткан кайбер технологик продуктлар белән безне тәэмин итә алыр иде», – дип яздык. Путин белән Әрдоган очрашуында ике ил арасында сәүдә әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерү турындагы килешүгә ирешү безнең тышкы сәясәт юнәлеше векторын дөрес чамалавыбыз турында сөйли.

Төркия – Россия аркадашлыгының үсүенә Көнбатышта да игътибар итәләр. «Көнбатыш илләрендә Төркиянең Россия белән элемтәләре ныгу уңаеннан шом арта», – дип яза британ газетасы Financial Times. «Вашингтон пост» та Россиянең Төркия ярдәмендә Көнбатыш санкцияләрен әйләнеп узарга тырышуын игътибарга ала. Америкалылар язуына караганда, Россия, үз нефтен сату өчен, Төркиянең нефть эшкәртү заводларын сатып алырга җыена икән. Көнбатыш чиновникларының берсе: «Әгәр Төркия, Россия белән килешүләрен үтәп, хезмәттәшлекне арттырса, халыкара оешмалар үз банкларыннан һәм корпорацияләреннән төрек банкларындагы акчаларын чыгаруны таләп итәргә мөмкиннәр», –  дигән фикер белдерә. Әмма Көнбатышның мәртәбәле башка түрәләре андый ихтималлыкны кире кага, европалыларның үзләре өчен авыр нәтиҗәләргә китерәчәген әйтә.

Төркиянең үз матбугаты Сочидагы саммитка төп урынны бирде. Хәтта Фәләстыйн фаҗигасен яктырту да икенче планга калдырылды. Хөкүмәт яклы Yeni Şafak газетасы Путинның: «Европа Төркиягә рәхмәтле булырга тиеш», – дигән сүзләрен төп язмасының исеме итте. Akşam газетасы да беренче биткә шул сүзләрне чыгарды. Türkiye газетасы, төп тема итеп, газга сумнарда түләүне алды.

Россия белән хезмәттәшлектән баш тартып, Көнбатыш илләре зур югалту кичерә. Сүз углеводородлар турында гына бармый. Карандашлар һәм канцелярия товарлары җитештүче иң өлкән дөньякүләм компанияләрнең берсе –Koh-i-Noor Hardtmuth чех компаниясе үз продукциясенең кимендә 20 процентка кадәр кыйммәтләнүен хәбәр итә. «Элек Россиядән сатып алган агачны бүтән алырга ярамый. Аны Россиядән Кытай сатып ала да, без, Кытайдан алып, океаннар аша ташыйбыз», – ди  Seznam Zpravy басмасына компаниянең хуҗасы  Властислав Бржиза. Көнбатыш белән конфликт Россия өчен дә зыянлы, билгеле. Төрекләр белән аркадашлык бу зыянны берникадәр йомшарта.

                            Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү