Зеленский Россияне Кара диңгездә флотсыз калдыру белән янаган

Украина лидеры билгеләп үткәнчә, ил үз товарларын читкә чыгару һәм, киресенчә, товарны читтән кертү хокукын тормышка ашыру өчен “блокада”ны юк итү ысулын табарга тиеш.

Украина Президенты Владимир Зеленский чит илләрнең масссакүләм мәгълүмат чаралары белән әңгәмәсендә, Киевкә ашлыкны су аша читкә чыгару мөмкинлеге бирелмәгән очракта, Россияне Кара диңгездә корабларсыз калдыру белән янаган.

“Без Украинаның сугыш теләмәвен кисәтеп әйттек. Әмма алар атуларын дәвам итсә, сугышачакбыз. Безнең коралыбыз күп түгел, әмма алар шундый ук рухта дәвам итсә, сугыш ахырына бер кораблары да калмаячак. Без моны чынбарлыкта күрсәтергә телибез”, – дигән ул.

Украина лидеры шулай ук, ил үз товарларын читкә чыгару һәм, киресенчә, товарны читтән кертү хокукын тормышка ашыру өчен “блокада”ны юк итү ысулын табарга тиеш, дип билгеләп үткән.


Фикер өстәү