Әлем: үсмәсен әрем. «ВТ» журналисты хат эзеннән Актанышка барып кайтты

«Авылдагы иске клубны егерме елдан артык сүтмиләр. Бер дә матур күренеш түгел. Сынган агачлар, алабута, кычыткан, тигәнәк… – авылның ташландык хәлдә икәнлегенә бер дәлил. Иске клуб янәшәсендәге Бөек Ватан сугышында  һәлак булучылар өчен ачылган һәйкәл тирәсендә чәчәкләр түгел, чүп үләннәр үсә. Авылга кунакка кайтучылар да аптырап китә моңа. Кайчан иске клуб сүтелеп, тирә-ягы тәртипкә китерелер икән?»

Социаль челтәрдәге төркемебезгә Актаныш районының Иске Әлем авылыннан әнә шундый хат килде. Авторы үзенең исемен әйтмәвебезне сорады. Актанышта мондый хәл булырмы икән, дип гаҗәпләнеп, юлга кузгалдык.

Авылга утын кирәкми

Иске Әлем – 75 йортлы авыл. Ташландык йортлар да бар. 185 кеше пропискада торса, 140тан артыгы шунда яши. Быел бер генә бала да тумаган. Сабыйлардан алып техникум яшендәгеләр – 18 кеше.  Аларның  да күбесе –читтән килеп урнашкан яшь гаилә балалары. Монда  ана капиталына  йорт  алучылар шактый икән. 2013 елда, бала саны аз дип, башлангыч мәктәпне япканнар. Кечкенә генә кибет бар. Клуб та эшли. Бүген авылның хәле шундыйрак.

Хатта язылган иске клуб чыннан да тора. Күпмедер өлеше сүтелгән, тирә-ягын чүп баскан. Авылны бер дә бизәми, әлбәттә, бу күренеш. Тик иске клуб урнашкан биш йортлы урамда безне гаҗәпләндергән нәрсә ул гына түгел иде.  Нибары өч йортта гына тәртип монда. Шуның да икесендә генә яшиләр икән. Берсе – 83 яшьлек Мөдәррис ага Фәрраховныкы, хатыны белән икәү генә яшиләр.

– Күршедәге йортларның хуҗалары бар аның, кызым. Тик күршеләрнең күптән күренгәне юк, кайтмыйлар, – ди, авыр сулап, Мөдәррис ага. – Клубны сүтеп, эшен бетереп куйсалар, әйбәт булыр иде. Хуҗасыз булып яткач, бер дә күңелле түгел. Янгын чыгу куркынычы да бар, Алла сакласын. Матур бакча ясасыннар иде урынында…

Мөдәррис Фәррахов

Матур ял урыны ясау планда бар үзе. Безне авыл буенча озатып йөргән Яңа Әлем җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрованың да хыялында ул.

– 2005 елда клуб, медпунктны бер түбә астына берләштерделәр. Искесе ягылмагач таушалды. Әмма бүрәнәләре бик әйбәт әле аның. 2018 елда җирле үзидарә башлыгы булып, кире үз вазыйфама кайткач: «Әйдәгез, клубны  сүтик, бу урынга балалар мәйданчыгы эшләрбез», – дип  халыкка әйтеп карадым. Бүрәнәләре әйбәт бит, сүтеп алыгыз, дип тә тәкъдим иттем. Бәлкем, җитешә алмаганнардыр, ахырга кадәр сүтүче булмады, – диде ул. – 2015 елда һәйкәлне дә яңарттык. Матур бер урын эшлисе килгән иде. Мәсьәләне хәл итү өчен узган ел «Башак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте рәисе Илүс Ярмиев янына да кердем. «Ярар, Дилбәр, сүтәрбез», – диде ул. Былтыр кар иртәрәк яткач, эш барып чыкмады. Быел да кердем. «Урак өсте беткәч, ноябрь аенда сүтәрбез», – диде.

Ташландык клуб

Аңлашыла, урак вакытында бөтен көч – басуда, барлык техника да шунда.   Эшне бүлеп, ничә ел торган иске бинаны сүтәргә алынмаячаклар. «Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Җир туңдыргач, сүтәрбез», – диде җирлек башлыгы.

Актаныш районы хакимиятендә дә, Иске Әлем клуб бинасы урып-җыю эшләре тәмамлангач, хуҗалык ярдәме белән сүтеләчәк, дип ышандырдылар.

Чалгы ал да үзең чап!

Клубны авыл халкы бергә җыелышып та сүтә ала бит… Тик халыкны өмәгә чакыру җиңелләрдән түгел икән. Һәрхәлдә, Дилбәр Әнвәрова шулай диде. Сәбәбе – авылда яшәүчеләрнең күбесе өлкәннәр һәм хуҗалыкта эшләүчеләр. Зиратны да күбрәк шушы авылдан киткән яшьләрне чакырып чистарталар икән. Юл буйлары, авыл тирәсендәге чүп үләннәрне клуб хезмәткәрләре чаба. Быел башлык трактор чакыртып чистарттырган, әмма үлән гел үсеп тора. «Авыл бетә дип бик борчыласың икән, чалгы аласың да чыгып чабасың, аңа авыл советы кирәкми», – ди Дилбәр ханым.

Дилбәр Әнвәрова

– Сер түгел, авыллар бүген үзара салым акчасына көн күрә. Әмма халыктан җыелган акча беренче чиратта су һәм юл мәсьәләләрен хәл итүгә тотыла, – диделәр Актаныш районы хакимиятендә «ВТ» хәбәрчесенә. – Әлеге эшләр ел саен хисап җыелышларында авыл халкы белән килешеп башкарыла. Урамнарны чүп үләннәрдән чистарту өчен бер тиен дә каралмаган. Җирлекләр иганәчелек ярдәмендә, хуҗалык белән килешеп – кем ничек булдыра ала, шулай эшли. Җәй дәвамында һәркем үз капка төбен, үз җир кишәрлеген тәртиптә тотса, авыл урамнары, әлбәттә, чистарыр иде. Чисталык иң беренче һәркемнең үзеннән башлана.

Дилбәр Әнвәрованың бүген ташландык йортлар буенча судка документлар әзерләп йөрүе икән. Кемнеңдер баласы, кемнеңдер оныгы бар. Тик алар ул йортларны үз исеменә рәсмиләштермәгән.

– Безгә салым керми. Судка биреп, мирасчыларны табарга җыенабыз. Йә рәсмиләштерәләр, йә урыннарны чистартып, җирләрне авыл советы җирлегенә калдырып, күпбалалы гаиләләргә йорт салырга, сораучыларга бирәчәкбез. Юл бар, яшәргә була бу авылда. Киләсе елда Иске Әлем «Вак таш салу» буенча район программасына кертелде. Хуҗалыкта эш урыны бар, акчасын түлиләр, – диде Дилбәр ханым. – Иң ачуны китергәне – мине ваемсызлыкта гаепләү. Авылда яшәүче төп халык аңлый хәлне, күбрәк читтә яшәүчеләр зарлана. Шул хатны язучыларның берәрсенең берәр тапкыр өмәгә зиратка килгәне бармы икән? Халыкның үзеннән тора, мин барысын да эшлим. Әти-әниләрем шушы хуҗалыкта эшләгәч, ике авыл өчен дә җан атам. Шушы җирнең патриоты мин!

Суыбыз тәмле түгел…

Ямьсез клубтан башка проблемалар да бар Иске Әлемдә. Кранга үрелгән саен искә төшә торганы. Суның сыйфаты начар, дип тә зарландылар. Барып кына алырга якында гына чишмәсе дә юк. Берәүләр, судан нефть тәме килә, дип тә әйтте. Рәзифә апа Әхмәтгалиева белдергәнчә, чиләк төбенә кара булып утыра, авызга кабарлык түгел.

Рәзифә Әхмәтгалиева

«Чиста су» программасына акча каралмаган, шуңа күрә җирле үзидарә башлыгы Дилбәр Әнвәровага бу мәсьәләне хәл итү өчен дә акча эзләргә туры килә.

– Бу скважинадан сасы су килә. Ферма арасында ул, бәлкем, шуңа да шулай  агадыр, – диде ул, чынбарлыкны яшермичә. – Узган ел 1,5 миллион сумлык грант откан идек. Шул акчага трасса суздырдык. Алдагы елларда үзара салым акчасын җыеп, 450 метр торбасын алып калдырган идем. Быел су мичкәсен алып куябыз, аңа акча бар. Электр тоташтырырга гариза биргән идем, 2 млн 400 мең сумлык счет җибәргәннәр. Түбән Камага да, Пучыдагы электр челтәрләре оешмаларына да шалтыратып, бәясен төшереп яки бушлай эшләтеп булмыймы, дип белештем. Чыгу юлын  табарга кирәк. Үзара салым акчасы гына җитми. Аңа прожекторга яктырткычын аласыңмы, кышын юлларны чистартасыңмы?

Чиста су – Иске Әлем проблемасы гына түгел. Күп авылларның баш бәласе ул. Гомумән, бернинди су булмаудан да зарланучылар шактый. Җәй айларында бигрәк тә кискен тора бу сорау. Монда да авыл халкы кемнедер гаепләү яклы түгел. «Су әйбәт булмаган өчен Дилбәр гаепле түгел бит инде,  җаным», – диде 72 яшьлек Рәзифә апа.

Суның начар икәнлеге турында районда да беләләр. «Бүген әлеге вазгыятьне уңай хәл итеп, халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча эш бара. Үзара салым акчасына чишмәдән яңа су юлы сузу һәм резервуар кую планлаштырыла. Бу эшләр быел башкарылачак», – диделәр район хакимиятендә.

Яшәргә кайтыгыз!

Авыл әле бетмәгән, үз көенә генә яшәп ята. Әремен йолкып, иске клубын сүтеп була аның. Әмма яшьләр авылда  төпләнеп калмаса,  эш булмаса,  юкка чыгу өчен күп кирәкми. Өлкәннәр дә авылның киләчәге өчен борчыла.

– Борчылмыйча, кая барасың? Дүрт улыбыз бар. Берсе хет төпләнеп калмасмы икән дигән идек… Яшьләр киткәч, ул да авылда калмады. Ирем белән икебезгә – ике өй, – ди әнә Рәзифә апа.

Башка йортларда да, балалар яшәргә кайтмыйлар шул, дигән сүзләрне ишеттек. Сәбәбен эш, мөмкинлекләр булмауга сылтыйлар. Дилбәр Әнвәрова исә, яшьләр кайтса, җирен дә бирәм, кайтсыннар гына, ди. «Юл, күпер  салынды. Багана утлары алыштырылды, су проблемасын хәл итәрбез», – дип, Иске Әлем яшьләрен авылга яшәргә чакыра ул.

Авыл җирлеге башлыгы проблемаларны хәл итәргә тырыша. Нинди кыенлыклар белән очрашканын үзе генә беләдер. Ашаган белми, тураган белә, диләр бит. Авыл халкы үзе дә актив булсын иде. Бер йорт кына калган авыллар турында шактый язылды соңгы арада. Аларны да шундый олы йөрәкле кешеләр яшәтергә тырыша. Синең авылың синнән башка тагын кемгә  кирәк? Бүген әрем, кычыткан үсәр, ә иртәгә?..

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү