Авыл ямен алып торган иске, ярым җимерек хәлдәге йортларны нишләтергә?

Һәр авылда да диярлек җиргә сеңеп барган хуҗасыз йортлар бар. Хәер, аларны иясез дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Кайдадыр бар инде аларның хуҗалары, тик нигезне кайтып караучысы, тәрбияләүчесе генә юк. Шул ук вакытта авылны ямьсезләп торучы әлеге иске, ярым җимерек хәлдәге йортларга тияргә дә ярамый. Моны хәл итү юллары бармы? Кадерсез йортлар һәм алар тудырган проблемалар турында сөйләштек.     

Тияргә ярамый тотарга 

Россиядә, шул исәптән Татарстанда, иясез йортларның һәм җирләрнең бердәм саны алып барылмый. Шулай да иясез йорт учетка куелган очракта, күбрәк мәгълүматны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан белешмә соратып белеп була. Сүз уңаеннан,  Россреестрның Татарстан идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2022 елда күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында мәгълүматлары булган 4,5 млн күчемсез милекнең 700 меңнән күбрәгенең  хокукы теркәлмәгән. Шуларның 112 меңе – торак йортлар, 326,5 меңе – җир кишәрлекләре.

Ташландык йортлар проблемасы кукмаралыларны да борчый. Кәркәвеч авыл җирлеге башлыгы Марат Зәйнетдинов әйтүенчә, әлеге мәсьәләне халык авыл җыенында да күтәреп чыккан. Җирлеккә дүрт авыл керә. 276 хуҗалыкта 830 кеше яши. Узган ел дүрт авылда өч бала туган, 17 кеше дөнья куйган.

– Ташландык хәлдәге йортлар  халыкны борчыган сорауларның берсе инде. Ут-күз куркыныч бит. Теләсә нинди хайваннар да ияләшергә мөмкин. Авылның да ямен ала алар. Шуңа күрә авыл халкы моңа берничек тә битараф була алмый, – диде ул.

Авылны ямьсезләп торсалар да, җирлек башлыклары барлык «бюрократия баскычлары»н узмыйча, иске йортларны сүтеп, җимереп атарга хокуклы түгел. Закон нигезендә, милек белән идарә итү, аны файдалану – милекче карамагында. Шул рәвешле, йортның хуҗалары гына торакларын сатарга, бүләк итәргә хокуклы.

Шул ук вакытта күчемсез милек, төзелеш объектлары, җир кишәрлекләре хуҗасыз дип тә танылырга мөмкин. Закон буенча, йорт хуҗасының варислары булмаган яки алар милектән баш тарткан, яки үз вакытында милек хокукын алмаган очракта, суд карары нигезендә йорт муниципалитетка күчә. Йортны хуҗасыз дип тану иң катлаулысы да инде. Иң элек ул хуҗаны эзләп табасы бар бит әле. Бәлки милек иясе авылда мирас буенча йорт күчкәнен үзе дә белми торгандыр? Яки күптәннән чит илдә яши, һәм гомерендә дә әлеге авылга аяк атлаганы юктыр?

Марат Зәйнетдинов әйтүенчә, 2021–2022 елларда шундый өч йортны сүткәннәр. Калганнары, ияләрен таба алмау сәбәпле, үз урыннарында утыра бирә.

– Ул йортларны иясез дип тә әйтеп булмый. Кайчандыр шушы нигездә гомер иткән апа-абыйларның балалары башка җирдә яшиләр. Ә мирасны теркәтергә теләмиләр, кайтып та йөрмиләр, – диде ул. – Бөтенләй читкә чыгып киткәннәрен эзләп табып булмый. Якын-тирәдә булганнарын табып, ничек тә рәсмиләштерергә тырышабыз. Ә инде бөтенләй кирәксенмиләр икән, вариссыз милек (выморочное имущество) буларак теркәп, ул суд аша җирлеккә күчә. Әйтик, авылыбызда өйләнмәгән, туган-тумачасы, ягъни варисы булмаган бер ялгыз кеше үлеп китте. Бер елдан соң аның йорты суд аша җирлек карамагына күчәчәк. Киләчәктә әлеге участокны, йорт салыр өчен, башка кешегә бирә алачакбыз. Әлеге көндә җирлектә балалары рәсмиләштермәгән иясез биш йорт бар.

Хәер, авылларда күпчелек ташландык йортларның хуҗалары кем икәнлекләрен чамалыйлар да.

– Берничә йортны ана капиталын файдаланып рәсмиләштерә башлаганнар иде. Тик эшләре ярты юлда тукталып калды. Кайтмыйлар да, яшәмиләр дә. Берсе Оренбург якларында тора ди бугай, белдерү кәгазе җибәрү өчен бездә аның төгәл адресы да юк. Бик иске йорт ул. Берни дә эшләтә алмыйбыз, сүтеп атарга да хокукыбыз юк, – ди Марат Зәйнетдинов.

Хуҗасыз йортлар Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында да бар. Җирлек башлыгы Аида Фатыйхова фикеренчә, бу мәсьәләдә законга үзгәрешләр кертү кирәк.

– Ташландык йортларны хуҗасыннан җирле үзидарә карамагына җайлы гына күчерергә мөмкинлек биргән закон кабул ителсә, яхшы булыр иде дә. Мәсәлән, кеше берничә ел дәвамында кайтып нигезен рәткә китерми яки рәсмиләштерми икән, аның торагы автомат рәвештә дәүләткә күчә торган булса, безгә эшләү күпкә җайлырак булыр иде. Бәлки кеше үз нигезенең кадерен белер, кайтып карар иде. Авыл да матуррак, чистарак булыр иде. Ташландык йортларны сүтеп, күпбалалы гаиләләргә, йорт салырга теләүчеләргә дә бирергә мөмкинлек чыгар иде, – диде ул.

Күпчелек авылларның баш авыртуы булып торган мәсьәлә Мамадыш районының Яке авылына бөтенләй хас түгел диярлек. Авыл халкы: «Бездә андый йортлар гомумән юк», – дигәч, җирлек башлыгы Рафаил Низаметдиновка шалтыраттык.

– Чыннан да, алар бездә юк дәрәҗәсендә. Хуҗаларын таба алмаган 3–4 йорт кына бар. Аларны сораучылар да бар, тик без аны сата алмыйбыз, – диде ул. – Авылда ел дәвамында яшәмәсәләр дә, җәен кайтып, нигезне карап торучы хуҗаларның балалары шактый. Соңгы елларда кышын кайтучылар да артты. Иске йортларны алмасалар да, буш җирләргә шәһәрдән кайтып, яңа йортлар тергезүчеләр бар.

Авыл йөзе

Авыл халкын, бер яктан, кайчандыр тормыш гөрләгән, тәрәзәдән утлары балкыган, бала-чага чыр-чуы ишетелеп торган йортларның җиргә сеңеп, кадерсез булып утыруы борчыса, икенче яктан, авыл рухы һәм йөзе үзгәрүе тынгылык бирми.

Зәй районының Аксар авылында ташландык йортлар булмаса да, җирлеккә кергән башка авылларда алар шактый икән. Җирлек башлыгы Юрий Гыйльмановны мирас булып калган йортларның теләсә кем кулына күчүе дә хафага сала.

– Безнең сату-алу эшләренә бер катнашыбыз да юк. Пропискага кем кергәнен, төшкәнен белми дә калабыз. Менә анысы бераз кыенлык тудыра, – диде ул. – Әйтик, җирлектәге белдерү куеп сатылган йортларга якынча 5 елда 15–20 гаилә кайтты. Шушы вакыт эчендә төрле милләт вәкилләре дә кайтып төпләнде. Сер түгел, алар арасында төрле гаиләләр бар. Авыл кабул итмәгән, имин булмаганнары да юк түгел. Шул ук вакытта яхшы, тырышлары да бар. Бүре-Сарай авылы зур түгел, күпчелек өлкәннәр яши. Йорт хуҗалары мәрхүм булганнан соң, оныклары йортларны сатты. Аларга берничә яшь гаилә кайтты. Матур гына яшәп киттеләр. Шулай ук ерак илләрдән йәмән гаиләсе күченеп кайткан иде. Тел белмиләр, яшәү рәвешләре, гореф-гадәтләре башка. Балалары тел белмәү сәбәпле, мәктәптә укый алмады. Үзләренә дә, безгә дә бик кыен булды. Бер ел яшәгәч, тагын башка районга күченделәр.

Юрий Гыйльманов фикеренчә, авылларга чит кешеләр килгәнче, шушы җирлектә туып-үскән балалар кире үз нигезләренә әйләнеп кайтса, күпкә яхшырак булыр иде.

–  Кызганыч, ата-баба рухын, нигезне саклау җитми. Оныкларны матди байлык күбрәк кызыктыра. Авылга кайтып төпләнмиләр инде алар, чөнки эш юк. Бабай бакчасында шулай ук эшләргә теләмиләр, – дип көрсенде ул.

Аның фикерен Марат Зәйнетдинов та куәтләде. Аның сүзләренчә, мирас булып күчкән йортны теләсә кемгә сатып җибәрү – тагын да куркынычрак.

– Бөтенләй белмәгән кешеләр бит алар. Мәсәлән, безнең чип-чиста татар авылына башка милләт кешесе килеп урнашса, үзенә дә, халыкка да авыр. Мин аларны начар димим. Әйтик, бездә бер йортны әрмән хатыны алды. Холык-фигыле әйбәт аның, шунда ук пропискага да керде, 1960 нчы елларда салынган йортны караштыргалап, верандасын да ясатып куйды. Тик тел белмәгәч, үзенә читен. Тагын бер хатын, бер ай авылда яши дә, бер ай поездда озатып йөрүче булып эшли. Үзе Краснодар өлкәсеннән. «Стелла, син үзең дә бик матур урында яшәгәнсең. Монда нинди җилләр ташлады?» – дип сораганым бар аңардан. «Миңа сезнең яклар ошый, монда яшисе килә», – дип җавап биргән иде. Андыйлар да бар.

Азат Фазлыев: «Үзем исән вакытта сатылмаячак»

Язмамны Юрий Гыйльмановның сүзләре белән тәмамлыйсым килде.

– Мин үзем дә тумышым белән бу яклардан түгел бит. Сабадан мин, – диде ул. – Милициядә хезмәт юлымны башлаганда Зәй районына җибәрделәр. Булачак хатыным белән очрашып, гаилә корып җибәргәч, шушы якларда калдык. Ләкин ел саен туган авылга, нигезгә кайтам. Гәрчә анда башкалар яшәсә дә. Яшь вакытта бер дустым бик сорагач, йортны саткан идем. Ул башкага сатты. Хәзер әти-әни нигезендә алар яши. Барыбер кереп чыгам мин аларга. Кертмәсәләр дә, берни эшләп булмый… Урам тыкрыкларын урыйм, чөнки суга йөрдем, терлекләр кудым мин анда. Барысы да кадерле, барысы да үз миңа. Балаларыма да кайтып күрсәттем. «Шушында әби-бабагыз яшәде, мин үстем», – дип сөйләдем. Тик әгәр ул сатылмаган булса, үз йортым, үз бакчам, дип әйтер идем. Җәй көне ешрак кайтып йөрер идем. Күрәсезме, күпме гомерем Зәй якларында узса да, әле дә «Сабага кайтам» дип сөйләшәм. Чөнки минем анда төп нигезем бар…

Газетаның «ВК» сәхифәсендә укучыларыбыз арасында «Авылыгызда ташландык йортлар бармы?» дигән сораштыру уздырдык. Анда 3376 кеше тавыш биргән. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү