Азат Фазлыев: «Үзем исән вакытта сатылмаячак»

Газетабызда авылларадгы кадерсез йортлар, туган нигез турында язма чыкты. Шул уңайдан җырчы Азат Фазлыевның фикерен сораштык.  

– Минем өчен нигез – беркайчан да онытылмый һәм һәрвакыт үзенә тартып торучы кадерле һәм изге урын. Анда кайткач, әти-әниле бәхетле чаклар, бала вакытлар искә төшә. Әти-әни үстергән, аларның хезмәте кергән байлык ул. Үзем исән вакытта төп йортыбыз сатылмаячак. Бу турыда хәтта сүз дә булуы мөмкин түгел. Без – өч туган, барыбыз да бер фикердә. Ул киләчәктә дә әти-әниебезнең йөзе булып саклана, безне бергә җыя торган кадерле урын булачак.

Хәзерге вакытта әти белән әнинең йорты үзләре исән чагында нинди иде, шул килеш тора. Йорт җылытыла, барлык коммуникация эшли. Үзебез кайта алмаганда, авылдагы туганнарыбыз – Гомәр һәм Фаил абыйлар, Наилә апа күз-колак булып тора. Аларга моның өчен зур рәхмәт. Әти-әни үзләре булмаса да, шөкер, нигез яши. Шунысы кызганыч: балаларыбыз гына әби-бабайлары янында җәйге каникулларын элеккечә уздыра алмаячак, – диде җырчы.


Фикер өстәү