32 яшьлек хатын энесен үтерүдә гаепләнә

Тверьда 32 яшьлек хатын-кыз ир туганын үтергән өчен кулга алынган. Бу хакта җирле судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү органнары материаллары буенча, 28 гыйнварда  32 яшьлек сәрхүш хатын үз өендә 25 яшьлек энесе белән низагка кергән. Ярсыган апа кеше ачудан туганының чигәсенә пычак белән суккан һәм йокларга кереп яткан. Зыян күрүче мөстәкыйль рәвештә пычакны чигәсеннән чыгарган һәм идәнгә егылып, җан биргән.

Иртән хатын кан эчендә яткан туганын күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Тик бертуганы үлгән булган.

Гаепләнүче «Үтерү» маддәсе буенча 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, дип яза АиФ.


Фикер өстәү