Песков өлешчә мобилизация мәсьәләсе буенча Путин сүзләренә нигезләнергә кирәклеген әйтте

Псков өлкәсе депутаты Владимир Путинга өлешчә мобилизацияне тәмамлау турында указ чыгаруны үтенеп мөрәҗәгать җибәргән иде.

Кремль вәкиле Дмитрий Песков өлешчә мобилизацияләү мәсьәләсе буенча Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә ориентлашырга кирәк, дип белдергән иде.

Элегрәк Псков өлкә җыены депутаты Путинга өлешчә мобилизацияне тәмамлау турында указ чыгаруны үтенеп мөрәҗәгать җибәргән иде. Закон чыгаручыга өлешчә мобилизацияләү турында Президент указының гамәлдә булуы дәвам итә, дип җавап бирделәр.

Президентның матбугат секретаре бу сорауны ачыкларга кирәк, дип өстәде.


Фикер өстәү