«Болай йөрү туйдыра»: «ВТ» хәбәрчесе хат ташучылар проблемаларын ачыклады

Язылган газеталар өйгә килми, чөнки таратырга хат ташучы юк. Шәһәрдә абунәче әби-бабайлар атна саен почта юлын таптарга мәҗбүр. Почтальоннарның биштәрендә исә басма матбугат урынына – чәй, шикәр, май. Алар шуны сатып, үзләренә хезмәт хакы эшләргә мәҗбүр. Хат ташучылар кайчан алыпсатар булудан туктар? Газетаны китермәсәләр, үз хокукларыбызны ничек якларга? «ВТ» хәбәрчесе ияләренә тапшырылмаган басмалар, хат ташучылар проблемалары турында кызыксынды.

Эшләргә кеше юк

Авылларда элек хат ташучыларны көн саен сагынып көтеп ала идек. Табадан төшкән газетаны кулга алу үзе бер бүләк иде. Хәзер почтальоннар сирәк күренә. Халык белән иркенләп сөйләшергә дә вакытлары юк. Вакытында таратылмагач, газеталарның да кызыгы бетә, тәме калмый. Искергән ризыкны ашарга теләмәгән кебек, соңарып килгән матбугатка кешенең әллә ни исе китми. Хат ташучылар җитми, дигән проблеманы да еш ишетергә туры килә. Хезмәт хакы кечкенә, эше күп дип, бу хезмәткә килергә атлыгып торучылар күп түгел.

Бер көнне редакциягә Вишневский урамында яшәүче ирле-хатынлы 82 яшьлек Флера әби белән 88 яшьлек Нәсхәт бабай килде.

– «Ватаным Татарстан» газетасын күптән түгел алдыра башладык. Соңгы вакытта хат ташучы китерми, үзебез почта бүлекчәсенә барып алабыз. Тик һаман саен болай йөрү туйдыра. Тайгак юлларда хәтәр. Болай булса, газетадан баш тартасы булыр инде. Безне газетадан биздермәсеннәр иде. Проблеманы хәл итәргә булышыгыз әле, – дип үтенде Габделхәевләр.

Ә проблема шул ук – эшләргә кеше юк. Дөрес, «Татарстан почтасы»ның матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, республикада почта бүлекчәләрен хезмәткәрләр белән тәэмин итү 95,8 процентны тәшкил итә. 2022 елның гыйнварында «Россия почтасы» чираттагы тапкыр минималь окладларны арттырган. Россия буенча үзгәрешләр 136 мең кешегә кагылса, шуларның 65 проценттан артыгы – почтальоннар, операторлар һәм хатларны аралаучылар. Шулай ук почтальоннар азык-төлек һәм башка товарлар саткан өчен акчалата премия ала.

Киләләр дә китәләр…

Элек хат ташучылар күбрәк җәяү йөрсә, бүген күбесе үзләре машинада йөри. Техникасы булмаганнарын ирләре илтә. Әтнә районына командировкага баргач, Рәзинә Әхмәдуллина кышын иренең берничә хуҗалыклы авылга тракторда илтүен әйткән иде. Юл булмагач, башка чара юк.

Республика авылларының берсендә хат ташучы Райлә ханымга да ике авыл арасын сигез ел җәяү таптарга туры килгән. Хәзер лаеклы ялга чыккан ире булыша. Ул булмаса, дүртәр биштәр асып йөрүгә түзәрлек түгел, аяклар авырта, ди. Әле дә шул кредит түләп бетергәнче дип кенә сабыр итүе.

– Эше күп, – ди ул. – Элек газеталар белән танышырга вакыт тия иде, хәзер матбугатта нәрсә язылганын да белмибез. Әбиләр дә сагынып көтеп тора, тик алар белән аралашырга вакыт калмый. Ишектән ук кебек атылып керәбез дә чыгып китәбез. Дөрес, атнага өч тапкыр эшлибез. Өйдән иртән сәгать 9да чыгып китәм, ярты тәүлектән кире әйләнеп кайтам. Пенсия өләшү күп вакытны ала. Әбиләр, берүк эшли генә күр инде, диләр. Кеше газетага аз язылса да, хат ташучыларга эш кимеде дигән сүз түгел бу. Бер урам башында – хат, икенчесендә газета иясен көтеп тора. Шулай булгач, урамны барыбер узасы. 0,8 ставкага эшлим, аена 11 мең сум тирәсе акча алам.

Газета, пенсия акчасы гына түгел, биштәрләренә тәмәкесен, чәен, токмачын да тутырып йөри алар. Шулай ук тузан суырткыч, телевизор, суыткыч сатучылар да бар. Чын-чынлап сәүдәгәргә әйләнеп беткәннәр түгелме соң?

Товар сату Чирмешән районы хат ташучыларының да үзәгенә үткән. Әнә шуңа күрә Кармыш авылында көздән бирле почтальон таба алмыйлар. Монда 321 кеше яши. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов әйтүенчә, берәү дә почта таратырга ризалашмый. Ник дигәндә, кер юу порошогын, чәен, консервысын, тәмәкесен дә сатарга кирәк. Айга 65 мең сумлык товар сатарга кушалар, ә алар шуны тутыра алмыйбыз дип зарлана.

– Кармышта почта бүлегендә хат таратучы юк. Әлегә Яшәүче һәм Әккәрәй авылларының хат ташучылары кармышлыларның газеталарын кабул итеп ала, пенсияләрен тапшыра. Газета, квитанцияләрне үзеңә барып алырга кирәк, – ди Илдар Фәтхетдинов.

Лениногорск районының Урмышлы авылы җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин да хат ташучылардан алыпсатар ясау белән килешми. Продукция сатсаң – бер, сатмасаң, икенче хезмәт хакы аласың. Аның әйтүенчә, хат ташучы 6–7 мең сум хезмәт хакы ала, продукция сатса, премия бирәләр. Хезмәт хакларын арттырсалар, эшләргә теләүче булачак, әлбәттә. Әлегә монда почта җитәкчесенә өч авылга газеталар да илтергә туры килә. Калган өч авылда өлкәннәр пенсияләрен банк аша ала, газета укучы юк.

Баулы районының Кызыл Яр авылы почта бүлеге начальнигы Зөлфирә Тәхаветдинова да, хат ташучылар гел алышынып тора, ди. «Узган ел өч хат ташучы урынына ике ай ике кеше генә эшләде. Яшьләрне алган идем, күпмегә түзәрләр? Хәзер өч хат ташучы бар», –диде Зөлфирә Тәхаветдинова.

Сусау

Питрәч районының Көек авылында яшәүче Гүзәлия Миннәхмәтова бу елга «Ватаным Татарстан» газетасына язылган. Тик аңа 1,5 ай буена бер генә сан да килмәгән.

– Без дә татар газетасын укымагач, кем укыр? Бик теләп язылган идем дә бит. Ай буе почта әрҗәсен карап тордым. Юк та юк. Әллә адресны бутаганнармы? Алай дисәң, игъланнарны, коммуналь түләү кәгазьләрен китерәләр бит. Хәзер өмет сүнде, килмәс инде ул, – ди Гүзәлия, аптырап.

Питрәч районының почта бүлегенә шалтыратып, проблеманың сәбәбен ачыкладык. Баксаң, Көектә хат ташучы да, почта бүлекчәсе дә юк икән. Әлеге зур бистә халкы газета-журналларга язылмый дигән сүз.

– Хат ташучы юк. Моңа кадәр берәү «Телесемь» газетасын алдыра иде, илтер мөмкинлегебез булмагач, акчасын кире кайтардык. Газеталарны пенсия тараткан вакытта гына китерсәк инде… Безнең хезмәткәрләр җыелган газеталарны иясенә китерер, – диде почта бүлекчәсе җитәкчесе Юлия Поликарпова.

Сүзләрендә торганнар, иске газеталарны җыеп китергәннәр анысы Гүзәлия Миннәхмәтовага. Тик авыл халкы гел шулай кул селтәп яши алмас бит.

– Көек авылында яшәүчеләргә Богородское почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Кызганыч, хәзер бу бүлектә почтальон юк. Әлегә почтаны хатларны аралау участогы җитәкчесе атнага бер тапкыр илтә. Шул ук вакытта клиентлар барлык социаль түләүләрне вакытында ала. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез, почтальонны тиз арада табарга тырышырбыз. «Ватаным Татарстан» басмасын китерүне контрольгә алдык. Көектә почта бүлекчәсе ачу өчен таләпләргә туры килә торган бина эзлибез. Шуны тапкач, ача алачакбыз, – диделәр «Татарстан почтасы» идарәсендә.

Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Әлбәттә, хат ташучылар проблемасын хәл итеп була. Беренче чиратта, эш хакларын күтәрергә кирәк. Күп өлкәләрдә кадрлар кытлыгы күзәтелә, чөнки эш хакы аз. Хезмәт хакы яхшы булса, кеше үзе теләп барачак. Бөтен нәрсә матди якка бәйле. Газеталар ияләренә барып җитми, аны яздырту мөмкинлеге юк икән, әлбәттә, рухи байлыктан мәхрүм булабыз. Кайвакыт түләү квитанцияләрен дә илтмиләр, аннан штраф пенясы алалар. Алар үз чиратында, без юллыйбыз, диләр. Хат ташучылар җитмәү сәбәпле, барып җитмидер. Аннан, пеня түләмәдегез, дигән сылтау табалар. Бу – башбаштаклык дигән сүз. Өлкәннәр газетаны кулга тотып укырга ярата, мин дә шулай. Интернеттан уку ләззәт бирми. Әби-бабайларга почтага бару кыен. Кыш көне егылып имгәнүләре бар. Почтага керсәң, чират. Чәй, токмач сату – башка кәсеп. Алардан сатучылар ясау башка сыймый. Проблеманы бер-ике көндә дә хәл итәргә мөмкин. Аның белән бары шөгыльләнергә генә кирәк. Тик моны республика гына чишә алмый дип уйлыйм. Бу – ил сәясәте. Теләк тә юк, шөгыльләнергә исәпләре дә юк. Безгә почта проблемалары буенча мөрәҗәгать итүчеләр юк. Булса, төбенә төшеп өйрәнер идек. Әгәр мондый мөрәҗәгатьләр булса, безгә хәбәр итсеннәр.

Зөлфия Хәлиуллина, «Ватаным Татарстан» газетасының подписка һәм реклама буенча баш мөхәррир урынбасары:

– Редакциягә, газетага язылган идек, килми, дип еш шалтыраталар. Әлбәттә, без бер генә мәрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмыйбыз. Нигә вакытында китермәүнең сәбәбен ачыклыйбыз, мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышабыз. Шунысын да аңларга кирәк: һәрбер редакция көнен, сәгатен авыштырмыйча, газетаны график белән чыгара, ә менә газетаның укучысына барып җитүен тәэмин итү бездән тормый шул. Монысы инде турыдан-туры почта хезмәтенә бәйле. Газетага язылу бәясенең дә күп өлеше нәкъ менә газетаны тарату өчен китә. Әлеге очракта халыкны да бераз таләпчәнрәк булырга чакырыр идем. Югыйсә акча түләнгән, нигә газета китермиләр? Тегүчегә күлмәк тегәргә биреп, ул хезмәтен башкармаса, хокукларыбызны яклар идек бит. Газетаны китермәсәләр дә, шул ук хокукларыбызны бозу дигән сүз. Почта безгә килми, газеталарга язылмыйбыз, дип тә бу проблемадан качарга кирәкми. Ә бәлки һәр җирлектә почта хезмәтенең тиешенчә оештырылуын ныграк таләп итәргәдер. Күп кенә авылларда почта бүлекләре ябылып бара. Бу – авылларның бетүенә дә тагын бер адым. Сүз дә юк, әлеге проблема Россия күләмендә күтәрелеп хәл ителергә тиеш. Ничек кенә булса да, проблеманы яшерергә, аннан качарга кирәкми, бу сорауны ешрак күтәрик. Хат ташучыларның тиешле хезмәт хакы алуга ирешүләре, газета-журналларның вакытында укучыларыбызга барып җитүенә ирешү – иң зур хыялыбыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү