Азамат Зәйнулин: «Журналистлар тик тормый ул – шунысы ошый»

Бүген бездә кунакта – булачак журналист яисә режиссер Азамат Зәйнулин. Үзе катнашкан күпсанлы проектларга ничек килеп эләккән ул? Яшьтәшләренә ниләр киңәш итә? Барысын да үзе сөйләр.

Кунагыбыз турында белешмә

– Азамат Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә 10 нчы сыйныфта белем ала.

– Аның игезәге – Салават исемле туганы бар.

– Киләчәктә йә журналистика, йә режиссура бүлегендә белем алырга тели.

– Бераз гына гитарада уйный.

– Азамат, сине без яшь журналист буларак беләбез. Бу өлкәдә кайчаннан бирле «кайныйсың» инде?

– Мин кечкенәдән «Нур» театр студиясенә йөрдем. Шунда беркөнне Нурания апа Җамали килде. Яңа ел төнендә күрсәтеләчәк сериалда катнашыр өчен кастинг уздырды ул. Нәтиҗәдә мине һәм туганымны сайлап алдылар. Шул сериалда катнашканнан соң, мине «Яшь ТНВ»га дәштеләр. Бик теләп ризалашып, эшли дә башладым. Аннан соң «Шаян ТВ» телеканалы ачылды, анда да кастингта катнаштым. Әлегәчә шунда эшлим.

– Нинди тапшырулар алып барасың әле?

– «Шаян тарих» һәм «Шаян балалар»ны.

– Аларны үзегез әзерлисезме?

– «Шаян тарих» тапшыруы мисалында сөйләп китәм. Коллегам Зилә Хәбибуллина белән без төрле тарихи урыннарга барып, алар турында сөйлибез. Башта тапшыру төшереләчәк урынны сайлап, редактор белән килештерәбез. Аннан текст язабыз, тагын килештерәбез. Һәм инде төшерәбез. Әле күптән түгел редактордан башка гына эшли башладык. Барысы өчен дә үзебез җаваплы.

– Тапшырулар әзерләүнең кайсы ягы ныграк ошый сиңа?

– Тапшыруның текстын үзебез язабыз, дип әйттем инде. Язган чакта, моңарчы ишетмәгән фактлар белән танышабыз, үзебез өчен яңалыклар ачабыз. Менә шул ягы ошый миңа. Гомумән, журналистлар бер тик тормый бит ул, гел хәрәкәттә, димәк, үсештә. Шуңа да якындыр миңа бу өлкә.

– Үзең карыйсыңмы «Шаян ТВ»ны? Һәм нинди тапшыруларны безнең укучыларга киңәш итәр идең?

– Әлбәттә, карыйм. Мактану дип кабул итә күрмәгез, безнең барлык тапшырулар да шәп, әмма мин үзем алып бара торганнарын киңәш итәм.

– Син безгә күптән түгел төшерелгән «Бер-бер хәл» сериалы аша да таныш. Аның турында да сөйлә әле.

– О, бик кызык булды ул. Мине ике этаплы кастингка чакырдылар. Беренчесе студиядә узды. Камера алдында үземне тота аламмы, рольгә керү кыен түгелме, персонажның физикасына туры киләмме – шуларны тикшерделәр. Икенчесе исә сериалны төшерү мәйданчыгында узды. Һәм… мине сайлап алдылар.

Съемкалар өч айга сузылды – җәй буе төшердек. Янымда тәҗрибәле актерларның ярдәмнәрен тою үзе бер рәхәт иде. Гомумән, төшерү группасы белән бер гаиләгә әйләнеп беттем диярлек.

– Сериалдагы ситуацияләр – балалар белән әти-әниләрнең русча аралашуы, компьютердан аралана алмау – бу хәлләр танышмы сиңа?

– Юк. Без өйдә бары татарча гына аралашабыз. Әти-әни белән дә, туганым, дәү әти һәм дәү әни белән дә. Татар гимназиясендә белем алгач, дусларым янында да тел алыштырырга туры килми.

– Яраткан китабың һәм фильмың нинди?

– Китаплардан – Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре, ә фильмнардан – «Мальчик в полосатой пижаме» (реж. Марк Херман. – Ред.).

– Азамат, синең кебек булырга теләгән яшьтәшләреңә нинди киңәш бирер идең?

– Иң мөһиме – курыкмаска һәм үз-үзеңә ышанырга. Мөмкинлекләр күп, фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, үзеңне сынарга була. Әйтик, җәй саен яшь журналистлар «Алтын каләм»гә җыела. Мин бик күп дусларым белән шунда таныштым. Гел алга омтылырга һәм тырышырга гына кирәк.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү