Өстенлек – җиләк-җимешкә: яшь организмга язын нәрсә кирәк?

Язгы авитаминоз балага да кагыла. Иммунитет какшаса, вируслы авыруларның кунак булып килүен көт тә тор. Яшь организмга язын нәрсә кирәк? Әти-әниләргә түбәндәге киңәшләрне истә тоту зыян итмәс.

1. Төп кагыйдә – төрлелек. Бала рационында ипи дә, ярма да, яшелчә дә, җиләк-җимеш тә, ит, балык, йомырка, майлар, сөт ризыклары да булырга тиеш. Ара-тирә тәм-том да. Ботка, ипи, макарон – бала өчен көч һәм энергия чыганагы.

2. Бала көненә бер җиләк-җимеш ашаса яхшы. Әйтик, алма, әфлисун, анар җимеше, банан.

3. Кәнфит, тортларны өйдә ясалган кайнатмалар, җиләк-җимеш пюрелары белән алмаштыру яхшырак. Газлы, баллы сулар урынына исә – компот, бал белән чәй.

4. Бала организмына үгез, куян, күркә, тавык ите файдалы. Ит гемоглобинны тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә.

5. Сарымсак, суган турында да онытмагыз. Алар – авырулар алып килә торган микроблар белән көрәштә төп ярдәмче.


Фикер өстәү