Кече һәм урта бизнес «Бизнес ВКонтакте» платформасында үз сайтын ача ала

Эшмәкәрләр «Бизнес ВКонтакте» платформасын челтәрдә үз эшен эшләтеп җибәрү һәм үстерү мөмкинлекләреннән файдалана ала. Шулай итеп, алар бергәлектән махсус конструктор ярдәмендә бушлай үз сайтларын булдырырга һәм vk.link кебек сылтама алырга мөмкин.

Социаль челтәрдә эшли башлау өчен бизнес битен ачарга, товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат өстәргә кирәк, дип сөйлиләр VK компаниясе матбугат хезмәтендә.

«ВКонтакте» инструментлары интернет кибет булдырыру мөмкинлеге бирә, ә аның аша товар сатарга, хезмәт күрсәтергә һәм шул ук вакытта API аша гамәлдәге кибетләр белән интеграция ясарга була.

VK кече һәм урта бизнеска ярдәм итү юнәлешен дә башлап җибәрә, ул шулай ук үз битен төзергә һәм барлык процессларны оештырырга ярдәм итәчәк.

 


Фикер өстәү