Таркаткан берләшү. Авылларда почта бүлекчәләре ник ябыла?

«Почтальон эштән китте. Газета-журналларны таратучы юк…» Соңгы арада редакциягә әнә шундый эчтәлектәге зарлар бик күп килә. Без дә борчылабыз. Укучыларыбызны югалтасы килми. Проблеманың асылы тагын да тирәндәрәк. Дистә еллар буе эшләгән почта системасы халыктан ераклаша, хәтта юкка чыгып бара. Мәгълүматсыз, гомумән, элемтәсез калу куркынычы бар. Шунысы тәгаен: бу – Татарстан гына түгел, ил күләмендә кичекмәстән хәл итүне таләп итүче мәсьәлә.

«Алга таба язылып булмас»

– Биектауның Зур Кызыл урамында ике айдан бирле газета таратмыйлар. Почта бүлекчәсенә хәбәр иткәч, бер ай буе җыелып яткан газеталарны китереп бирделәр. Менә тагын хәбәр юк. Көндәлек басмаларны укып булмый. Болай булгач, алга таба газета-журналларга язылудан ни мәгънә? Почтага килеп алырга кушалар. Тик миңа аның өчен автобуска ун сум акча түләп барырга һәм шулай ук кире кайтырга кирәк. Языл да, үзең йөреп, өстәвенә акча түләп укы, имеш. Газетадан бер дә аерыласы килмәгән иде дә, башка чара юк, – ди район үзәгендә яшәүче Ринат Мөхәрләмов.

Әлмәт районында ике меңгә якын кеше яшәгән Айтуган, Габдрахман авылларында да халыкка хезмәт күрсәтергә бер хат ташучы да юк.

– Почта бүлекчәсе ябык. Әлмәттән атнага ике тапкыр килеп, биш сәгать эшләп китәләр. Пенсияне дә, коммуналь түләү кәгазьләрен дә, газеталарны да чират торып йә үзебез эзләп табып алабыз. Айтуганда почтаны кибеттә үк калдырып китәләр. Бик кыен хәлдә калдык. Почтальоннарның хезмәт хакы бик түбән шул. Моңа кем риза булсын? Авылда әллә ничә кибет бар, әле хат ташучыны да товар сатарга мәҗбүр итәләр. «Ватаным Татарстан», «Ирек мәйданы» газеталарын, «Казан утлары» журналын алдыра идек, алга таба язылып булмас. Хәзер почта таратучылар да, аларга артык эш ясаган кебек: «Сездә бер капчык газета-журнал яздыралар, бигрәк күп», – диләр, – ди Әлмәт районының Габдрахман авылында яшәүче Нәсимә Галиева.

Авылларда гына түгел, шәһәр почталарында да хәлләр хөрти. Казанда яшәүчеләр озын-озак чиратлардан зарлана. Шәһәрдәге почта бүлекчәләренең берсендә: «Газета-журналларга язылмагыз, барыбер таратучы булмаячак, почтальоннар юк», – дип әйттеләр ди башкалада яшәүче Руфия Гыйсмәтуллина.

Мөслим районында соңгы арада гына тугыз (!) почта бүлекчәсе ябылды, дигән хәбәр бар. Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Сүәйдә Шакирова, өйдән бик чыгып йөри алмау сәбәпле, моңарчы почтальон китергән газета-журналларны, хәзер акча түләп, күршесеннән кайтартуын сөйләде. Ә Әтнә районындагы хуҗалык җитәкчеләренең берсе, авылдашларын элемтәдән өзмәү өчен, хат ташучыларга ай саен 5 мең сум акча өстәп түли икән.

Хат та ташый, товар да

Татарстанда, хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, 1011 почта бүлекчәсенең (шуларның 750се авылларда урнашкан. – Ред.) 118е вакытлыча ябылган. Тагын 122 почта бүлекчәсендә эш сәгатьләрен кыскартканнар. Бу хакта «Татарстан почтасы» директоры Илнур Мәхмүтов җәй азагында Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында әйткән иде.

«Хезмәткәрләр туплау эше авыр бара, бу – бигрәк тә авылларга хас проблема. Белгечләр зур предприятиеләргә эшкә китә. Гомумән алганда, республиканың почта элемтәсе тармагында 450 хезмәткәр җитми. Бигрәк тә, Казан, Чаллы, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга районнарында кытлык сизелә. Моннан тыш, авыллардагы 500гә якын почта бүлекчәсе табышсыз эшли», – дип китергән җитәкче сүзләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Газета укучылардан килгән зарлар саны көннән-көн артуына караганда, вазгыятьнең җәйдән бирле уңай якка үзгәрмәве көн кебек ачык. Почтальон юк! Ә авыл кешесенә нишләргә? Салада хат ташучы гомер-гомергә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе булып саналды. Аны һәр йортта кунак көткәндәй каршы алалар иде. Тик заманалар үзгәргән саен, почтальоннарның хезмәт төрләре дә арта. Алар бүген газета-хат ташучы, пенсия, субсидия өләшүче генә түгел, түләүләр дә кабул итәләр, товар да саталар. Сер түгел, почта бүлекчәләре күптән базарга әйләнде. Биредә тәм-томнан алып резин итеккә кадәр саталар. Еш кына бәяләр дә кибет-базардагыдан кыйммәтрәк. Әмма почтальонга план куелган, ул сатарга тиеш.

Ни кызганыч, хезмәтенә күрә бәясе генә юк. Күз алдына китерегез: бүген почтальоннар 0,2–0,5 ставкага эшли. Акча бизмәненә салсак, 7 мең сум күләмендә оклад дигән сүз бу. Почтальоннар сөйли: аена 40–50 мең сумлык товар сатсаң, премия түлиләр. Көлке, тик елыйсы килә. Эшләргә кеше булмагач, калган почтальоннар берничә авылга хезмәт күрсәтергә мәҗбүр. Газета-журналларны да атнага яки ике атнага бер генә тараталар, чөнки өлгермиләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, газета «искерә», кирәксезгә әйләнә. Алга таба бу мәгълүмати куркынычсызлыкны какшатмасмы? Сер түгел, дистә еллар нәкъ менә почта халык белән дәүләт арсында күпер булып торды. Басма матбугат аша хакимият органнары үз сәясәтен җиткерә һәм, киресенчә, газета битләреннән гади халыкны нәрсәләр борчуын укып беләләр. Бүген исә әнә шул социаль институт юкка чыгарга тора. Хәзер интернетта бөтен мәгълүмат бар, дисәләр дә, газетага язылган – ул ташка басылган белән бер: барысы да җиде кат уйланган, тикшерелгән. Шуңа күрә халык акка кара белән язылганга күбрәк ышана. Интернет һәр авылда юк та әле ул. Булса да, өлкәннәргә моннан ни файда?

Күршеләр дә чаң суга

Бер Татарстанга гына хас проблема түгел бу. Ил күләмендә шул ук хәл. Чөнки бер казанда кайныйбыз. Билгеле булганча, элек төбәкләрдә җирле элемтә операторлары гамәлдә иде. 2002 елда федераль дәрәҗәдә «Россия почтасы» оешты. 2005 елда исә ил төбәкләрендәге 81 почта идарәсе әнә шул системага берләштерелү хисабына ябылды. Аларның бөтен милке «Россия почтасы»на тапшырылды. 2009 елда, иң соңгысы булып, «Россия почтасы» сафларына моңа кадәр уңышлы эшләгән «Татарстан почтасы» кушылды. Сүз уңаеннан, 2007 ел йомгаклары буенча, «Татарстан почтасы»ның кереме 1,2 миллиард сум тәшкил иткән. Әнә шул рәвешле бердәм система барлыкка килде. Тик нәтиҗәсе генә утырып еларлык: берләшү урынына, таркалдык кына. Һәркем үз кыенлыклары белән япа-ялгыз калды. Күршеләрдә вазгыять безгә караганда да катлаулырак. Алар инде күптән чаң суга. Тик ишетүче генә күренми. Ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә бу.

«Дөнья бетәр төсле»

Әнә шуңа карамастан, үз эшенә тугры калып, чын мәгънәсендә фидакарьлек күрсәтүче йөзләгән почтальон эшли бүген республикада. Республика матбугат чаралары вәкилләре, шул исәптән, без дә, гади халык та бернинди кыенлыкларга карамастан, Татарстанда почта йөген тартып баручыларга чиксез рәхмәтле.

– Хат ташучыбыз Ризәлә Габдрахманова булмаса, дөнья бетәр төсле, – ди Яшел Үзән районындагы Тугай авылында яшәүче Мәдинә Шәмсиева. – Безнең авыл бик кечкенә, утызга якын хуҗалык бар. Нигездә минем кебек ялгыз өлкәннәр яши. Урындыкка басып, исәпләгеч күрсәткечләрен язып алуы да кыен. Шөкер, бөтен авылга бер Ризәләбез бар. Күрше авылдагы почта бүлекчәсеннән газета-хатларны да, пенсияләрне дә алып кайта, коммуналь түләү кәгазьләрен түли, счетчик күрсәткечләрен үзе тапшыра. Авылда кибет юк. Кирәкле азык-төлекне дә сумка тутырып почтальон ташый. Аңа рәхмәттән башка сүз юк.

Әле күптән түгел редакциягә шалтыратып, Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында почта бүлекчәсе бөтенләйгә ябылуын, халык язылган газета-журналларны клуб тәрәзәсе төбендә калдырып китүләрен хәбәр иткәннәр иде. Халык гозерен бу эшне контрольдә тотучы җирле җитәкчелеккә җиткердек. Шөкер, авылдан шалтыратып, почта бүлекчәсе кабат эшли башлады, дип сөенечле хәбәр җиткерделәр.

– Почта бүлекчәсе ачылгач, газета-журналларга языла башладылар, – диде бирегә билгеләнгән яңа җитәкче Радик Ситдыйков. – Дөрес, әлегә почтальон юк, эзлибез. Газета-журналларны атнага өч тапкыр почта бүлекчәсенә алып киләләр. Халык шуннан килеп ала. Авылыбыз зур, безгә почта бүлекчәсеннән башка булмый, әлбәттә.

Республика күләмендәге вазгыятьне белергә теләп, республиканың төрле районнарында почта эшчәнлеге өчен җаваплы җитәкчеләргә дә шалтыратып карадык. Тик ачылып китеп сөйләшергә теләүче табылмады. Дөресрәге, журналистлар белән аралашу өчен, әлеге дә баягы, берләштерелгән үзәктән рөхсәт алырга кирәк, дип аңлаттылар. Үзара сөйләшкәндә, проблема булуын һәм аны үзләре дәрәҗәсендә хәл итәргә, басма матбугат укучыларны кыен хәлдә калдырмаска тырышуларын әйттеләр. Өметне өзмик.

 

Эльвира ВӘЛИЕВА

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү