Артса да, кимегән. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр тарифларны күтәрергә тәкъдим итте

Халык түли, ә җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тиешле акчаны алып бетерми. Алай гына да түгел, зыян күләме дистәләгән миллион сум белән исәпләнә. Җылылык кая китә? Татарстан Дәүләт Советында узган комитет утырышында әнә шул сорауга җавап эзләделәр.

Парламентта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы үтте. Баш бәласенә әверелгән мәсьәләне «Чистай җылылык челтәре предприятиесе»җитәкчесе  Марат Харисов күтәрде. Аның сүзләренә караганда, соңгы берничә елда гына да оешма җылылык белән тәэмин итүдә 29 миллион сумлык зыян күргән. Акча кайнар суга «ага», дип тә фаразлады ул. Баксаң, тотылган кайнар су белән аны җылытуга киткән чыгымнар туры килми икән.

– 2017 елның 1 гыйнварыннан бирле кайнар су белән тәэмин итү өчен суны җылытуга тотылган энергия нормативлары күпфатирлы йортларда урнаштырылган гомуми исәпләгечләр белән тәңгәлләштерелми, – дип ачыклык кертте Марат Харисов.

Аның әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләрнең керемнәре белән чыгымнары туры килмәвенә фатир хуҗаларының юыну бүлмәсендә сөлге киптерү өчен хезмәт иткән кайнар су торбасын үзгәртеп коруы да сәбәпчебулырга мөмкин. Мәсәлән, әлеге торба аша идәнне җылыта алалар. Кайнар су акмый, ә җылылык энергиясе сарыф ителә.

– Бер кубометр суны җылытуга киткән энергия күләме шәхси җылыту пунктлары булган йортларда да тиешле нормативтан күбрәк. Бу исә икътисадый югалтуларгакитерә. Әлеге хәл Түбән Камада да, Бөгелмәдә дә күзәтелә. Зыян күләме бик зур. Мәсьәләне ничек хәл итәргә? Нормативларны яңадан карарга, ә шәхси җылыту пунктлары булган йортларда өстәмә исәпләгечләрурнаштырырга кирәк, – дип тәкъдим итте утырышта катнашкан «Татэнерго» генераль директоры урынбасары Рим Галиәхмәтов.

Фатирда су торбасын рөхсәтсез үзгәртеп тоташтыруга чик куярга кирәклеген депутатлар да инкарь итмәде. Өйдә юыну бүлмәсендәге торбаны, гомумән, алып атучылар, балконны бүлмәгә кушып, аны җылытучылар да җитәрлек бит.

– Халык ни теләсә шуны эшли, – диде комитет вәкиле Андрей Егоров. – Бу мәсьәләдә катгый закон булырга тиеш.

Комитет җитәкчесе Александр Тыгин әйтүенчә, әлеге мәсьәлә республикадагы барлык коммуналь предприятиеләргә диярлек кагыла.

Исәпләгечләр йортка фәлән кубометр кайнар су, фәлән гигакалория җылылык килгән дип исәпли. Җылылык белән тәэмин итүчеләр исә сумнарда моннан азрак ала. Фатир хуҗалары азрак түләми, исәп-хисап шулай оештырылган. Шуңа күрә коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр финанс елы азагында банкротлыккачыкмабызмы дип борчыла, – диде ул.

«Җылылык кая китә дигән сорауга җавапны да, бәя күтәрүдән бигрәк, чимал белән тәэмин итү челтәрендәге торбаларның искерүеннән башларга киңәш итте ул. Кайнар торба буйлап намуссыз милек хуҗаларына кадәр да барып җитәргә мөмкиннәр.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү