«Киләчәк уеннары»ның төп трофеен Татарстанга алып килделәр

Киләсе елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара турнирның төп трофеен бүген Иннополис һәм Казанга алып килделәр.

Билгеле булганча, Уеннарның төп трофее берничә көн элек озын сәяхәткә кузгалды. Ул Россиянең 7 шәһәрендә булачак, галәмгә дә очачак.

19 ноябрьдә аны Казанга алып килделәр. Трофей Иннополиста, «Урам» паркында, яңа IT паркта кунак булачак. 1 декабрьдә исә аны Байконурдан галәмгә җибәрәчәкләр. Уеннарның төп бүләге 2024 елда гына Җиргә, ягъни Казанга әйләнеп кайтачак.

Трофей металл һәм акрилдан эшләнгән, аның эчендә биш юнәлешне символлаштырган биш пластина бар (спорт, тактика, стратегия, тизлек, технология).


Фикер өстәү