Кешеләр белән үз-үзеңне тоту ӘДӘПЛӘРЕ

Бинага кергәч тә яисә бер төркем кеше белән очрашкач, иң элек сәлам бирергә, аннан соң башкаларга комачауламый торган урынга барып утырырга кирәк.

– Кешеләргә түбәнсетеп караудан сакланырга кирәк. Югыйсә моның сине һәлакәткә илтүе бар, чөнки син әһәмият бирмәгән ул кешеләрнең синнән яхшырак һәм тәкъварак булу ихтималы бар. Бай кешеләр арасында булганда, аларга сокланып карау килешми, чөнки бу дөнья һәм дөньяда булган барлык нәрсә Аллаһы Тәгалә өчен бернинди кыйммәткә ия түгел.

– Дөньяви әйберләргә зур әһәмият бирмәскә кирәк, югыйсә дөньяви байлыкка ия булып, Аллаһы Тәгалә каршында түбән булган кешеләрне дә өстен күрергә мәҗбүр буласың.

– Әгәр кем дә булса берәрсенә ярдәм итсә яки аны мактаганнарын ишетсә, моның Аллаһы Тәгаләдән икәнен белергә һәм шунда ук Раббыңны мактау белән искә алырга ашыгырга, Аңа кешеләр кулына калудан сыенып дога кылырга кирәк. Әгәр кем дә булса берәүгә золым кылса, аның хакында начар сүз әйтсә, гайбәт таратса, аны үпкәләтерлек берәр нәрсә әйтсә, ул кешенең тәкъдирен Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга һәм Аннан сезне дошманнарга әйләнүдән саклавын сорарга кирәк.

– Аларны хөкем итү һәм тәнкыйтьләүдән тыелу дөресрәк, чөнки моннан бернинди дә файда булмаячак, киресенчә, дошманлыкларын гына арттырачак. Андый кешеләргә үпкәләүдән дә файда юк. Иң яхшысы – кешеләрнең шулай сөйләвенә сәбәп булган гөнаһларың өчен тәүбә итү, Аллаһы Тәгаләдән истигъфар сорау. Тәнкыйтьне тыңларга, ләкин буш сүзләргә игътибар итмәскә кирәк.


Фикер өстәү