Исламда бай булуның сере бармы?

Барыбызның да мул тормышта рәхәт яшисе килә һәм шуңа омтылабыз да. Әмма байлыкка ирешү юлы һәр кешенең төрлечә. Хәләл һәм хәерле байлыкка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Диндә аңа мөнәсәбәт нинди? Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән без бай булу серләре турында сөйләштек.

– Аллаһы Тәгалә дөнья тормышын байлык-мал дигән нәрсә белән бәйләгән. Тамак ачканда ризыгы кирәк, ялангач йөреп булмый – кием аласың, гаиләң белән урамда яшәү дә мөмкин түгел. Әти-әни хакы, гаилә, балалар хакын да малсыз үтәү мөмкин түгел. Кешегә тормыш заруриятен күтәрү өчен мал кирәк. Шуңа күрә дин кануннары кеше тормышын биш нигезгә сала. Ул нигезләр: дин, җан, акыл, нәсел һәм мал. Адәм баласы иң элек ул нигезләрне төзи, аннан аларны саклый. Болардан башка яшәп булмый. Шулай да исламда мал җыю, байлык туплау үзмаксат булып тормый, ягъни акчаны акча өчен җыймыйлар. Әмма кешегә гыйбадәт кылу, Раббысы аның өстенә йөкләгән бурычларны, шул ук ата-ана, хатын, бала хакларын үтәү өчен мал кирәк. Шунлыктан мал эзләү, кәсеп итү һәркем өстендә ваҗиб, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле эш булып тора.

– Аллаһ безгә дигәнне, безнең ризыкны алдан язып куйган, барыбер артыгын бирми, дип кул кушырып утыру дөресме?

– Әлбәттә, һәрбер ризык бер Ризыкландыручы Аллаһ кулында. Ул язганы килми калмый, ул язмаганы, сынсаң да, ватылсаң да, кесәңә керми. Әмма Аллаһ куйган тормыш кагыйдәләре Ул язган ризыкларны маңгай тире белән хезмәт итеп табарга чакыра. Күктән алтын да, көмеш тә яумый. Икесен дә кулыңа корал алып, хезмәт аша казып чыгарырга кирәк. Шөкер, ислам дине кешенең хезмәт итүен, һөнәрчелек белән шөгыльләнеп, хәләл ипиен эзләвен гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрә. Ирнең гаиләсенә алып кайткан ризыгы да, сарыф ителгән акчасы да сәдакадан китә.

– Ни өчен кайберәүләр бик тырышса да, аңа акча авырлык белән килә?

– Аллаһ ризыкларны хикмәте белән төрлечә бүлә. Берәүнең гыйлемгә хирыслыгы күбрәк була. Кемгәдер – саулыкта, кемгәдер – балаларда, кемгәдер мал-мөлкәттә өстенлек бирә. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кем ни өчен яратылса, шул эшендә җиңеллек табар», – дигән. Малның кешегә авырлык һәм җиңеллек белән килүләре бик күп сәбәпләр белән бәйле. Тик дөньяда һәр рәхәтнең артында михнәт тора. Җиңел акчаның кадере юк. Тир түгеп эшләгәннән соң ипи дә тәмлерәк, көн буе эшләп арганнан соң йокы да татлырак була. Бүген өлкән кешеләрдән: «Элек ипиләре тәмле була иде. Шул ипине бер генә кабып карыйсы иде», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Беренчедән, яшьлек хатирәләре һәрвакыт тәмле була. Икенчедән, ул вакытта ашарына булмаган. Ипи эләксә дә, бәйрәм булган. Өченчедән, кеше җәяү йөргән, авыр хезмәт башкарган. Хәзер транспорт йөртә, керне машина юа, токмачны да үзләре кисеп утыручылар сирәк… Элек авыр эштә эшләп ачыккач, ипи бик тәмле булып истә калган.

– Психологлар, акчадан курку, акчасызлык геннан килә, диләр. «Акча акчага килә» дигән гыйбарә дә бар. Диндә боларга аңлатма бармы?

– Бүген «Форбс» битләренең түрендә торган күп кенә байларның миллиард долларлары аталарыннан калган байлык түгел. Күбесе тормышның ачысын-төчесен күреп, михнәт кичереп, ахырдан зур хезмәтләр кылып баеган. Күбебез яратып кулланган «ватсап» программасына нигез салган Ян Кум туксанынчы елларда әнисе белән Киевтан Калифорниягә күчеп китә. Иң башта ул азык-төлек кибетендә идән юып йөри. Бүген аның 10 миллиард доллар акчасы бар. Атадан калган акча дип булмый һәм мондый мисаллар аз түгел. Әлбәттә, бай ата баласын да бай итәргә тырыша. Аңа яхшы белем бирә, үсү өчен мөмкинлекләр тудыра. Шулай да, атадан калган малга кәеф-сафа корып, теләсә ничек таратып, ахырдан хәер сорашуга калган балалар да аз түгел.

– Затлы машинада йөрү, иркенрәк, яхшырак йортта яшәү, кыйммәтле киемнәр киюгә ислам дине ничек карый?

– Бервакыт пәйгамбәр янына таушалган киемнәрдән бер кеше килгән. Ул аннан: «Синең байлыгың бармы?» – дип сораган. Ул: «Әйе», – дигән. Пәйгамбәр янә: «Нинди байлыкларың бар?» – дип сораган. Ул: «Аллаһы Тәгалә миңа төрлесеннән бирде. Сарыклар да, дөяләр дә», – дип җавап биргән. Шулвакыт пәйгамбәр: «Әгәр Аллаһ сиңа мал бирсә, Аллаһының сиңа булган нигъмәтенең һәм юмартлыгының әсәре күренсен», – ди.

Хәленнән килгән кеше киндер капчыкка төренеп, ямаулы чалбар киеп йөрергә тиеш түгел. Әмма кешенең башкадан яхшырак атта йөрүе, затлы киемнәргә төренүе үзен башкалардан өстен тотуга, тәкәбберләнеп йөрүгә китермәсен. Чөнки арзанлырак атта йөрүче, кечкенәрәк йортта торучы синнән хәерлерәк кеше булырга мөмкин.

– Акчам кими дип куркып, сәдака бирергә куркып торучылар бар. Бу саранлык кынамы, әллә иман зәгыйфьлегеме?

– Аллаһы Тәгалә сәдака бирү бәхетен теләсә кемгә бирми. Ә чыгасы акча барыбер чыга ул. Изгелеккә акча бирергә саранланган кеше кемгәдер ришвәтен төртеп, кемгәдер штрафын түләп, отышлы уеннар уйнап булса да чыгара. Аллаһ кешегә малны хәерле, аның өчен файдалы эшләргә тоту өчен бирә. Әгәр кеше хәерле эшкә чыгарырга теләмәсә, Аллаһ аны үзе өчен зарарлы юлга чыгарта. Күпме кеше капчык-капчык акчасын чиновникларга ташый. Күпме акча сөяркәләргә китә. Казиноларда миллионнарын туздыра…   Пәйгамбәребез: «Сәдака малны киметмәс», – дигән. Аллаһ изге юлга тотылган малны Үзе арттырып кайтара. Кешегә тормыш бәрәкәтен бирә.

– Саран кешеләр турында Коръәндә нәрсә әйтелә?

– Коръәндә дә, хәдисләрдә дә саранлыкның бәласе күп искә алына. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә «әл-Гыймран» сүрәсенең 180 нче аятендә: «Аллаһының нигъмәтенә ирешеп тә, саран булган кешеләр саранлыгыбыз үз файдабызга дип уйламасыннар. Бу – алар өчен зыяндыр. Саранлык белән калдырган маллары Кыямәт көнендә муеннарына уралыр. Күкләрнең дә, җирләрнең дә мирасы Аллаһныкы, Ул сез кылган эшләрдән хәбәрдар», – диелә. Пәйгамбәр дә юмарт һәм саран кешегә гыйбрәтле мисал китерә. Әбү Һүрайра тапшыра: «Аллаһның илчесе саран һәм юмарт кешенең мисалын ике кеше белән чагыштырды: икесенең дә өстендә тимер көбә һәм икесенең дә куллары күкрәкләренә, муеннарына ябышкан. Юмарт кеше сәдака биргән саен, тимер күлмәге шулкадәр озыная, хәтта аның аяк бармакларын каплый һәм җирдән өстерәлеп, аяк эзләрен сөртеп бара. Ә саранга, сәдака бирү фикере килгән саен, көбәсе аны кыса башлый, һәр боҗрасы үз урынында нык тора. Киңәйтергә тели – киңәйми. Пәйгамбәребез хәтта куллары белән изүен дә тартып күрсәтә» (Мөслим риваятендә).

– Диндә бай булу серләре бармы?

– Пәйгамбәребез: «Байлык – малның киңлегендә түгел, бәлки байлык –  күңелнең бай булуында», – дигән. Чыннан да, кайбер кешеләрнең күңелләре шулкадәр киң, алар, кирәксә, соңгысын чыгарып бирә. Әле шуннан бер рәхәтлек тоя. Ә кайберәүләрнең, кесәләре калынайган саен, күңелләре тарая. Шулай да, Коръән һәм хәдисләрдә кешенең ризыгы киңәю, булган ризыкның бәрәкәтен арттыру сәбәпләре искә алына. Аларны ике-өч сүз белән генә әйтү мөмкин түгел. Мәсәлән, шөкер итү, ата-ана хакы, гаилә кору, балалар тудыру, туганлык җепләрен бәйләү. Ризыкны гадел юл белән табу, бүлешә белү һәм башкалар.

– Аллаһы Тәгалә кемнедер байлык белән сыный да.

– Мал-мөлкәтне ярату кешенең нәфесенә салынган. Нәфеснең туясы юк. Шуңа күрә кешегә күпме бирсәң дә җитми. Пәйгамбәребез: «Адәм баласының ике үзәнлек тулы малы булса, өченчесен теләр иде. Адәм баласының карынын туфрактан башка нәрсә тутырмас», – дигән. Күпләр мохтаҗ вакытларында очын-очка ялгап, әҗәтләргә чумып та, намусларын, иманнарын саклап калалар.  Аллаһы Тәгалә байлык биргәч, күпме яман эшләргә чумалар, кеше хакына керәләр. Оят та бетә, иман да. Шуңа күрә пәйгамбәребез: «Валлаһи, сезнең өчен фәкыйрьлектән курыкмыйм. Сезгә кадәр яшәгән халыкларга дөнья киң итеп ачылган кебек, сезгә дә ачылыр дип куркам. Алар дөнья өчен көрәшкән кебек, сез дә көрәшерсез, аларны дөнья һәлак иткән кебек, сезне дә һәлак итәр», – дигән (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).

– Урман нигъмәтләре – җиләк-гөмбә җыеп сатучылар бар. Диндә бу хәләл кәсеп саналамы?

– Җиләк белән гөмбәне урман буйлап җыеп йөрергә бөтен кешенең дә җае чыкмаска мөмкин. Болар – хәләл эшләр, әмма кайвакыт юл кырыенда сатучы апалардан чиләге белән җиләк аласың да, өстендә эре һәм матурлары, ә астында вак-төяге тутырылган булып чыга. Сәүдәдә алдашу – хәрам эш.

– Намаздан соң байлык сорау дөресме? Аны ничек дөрес итеп сорарга?

– Сөекле пәйгамбәр: «Сиңа файдалы булган нәрсәләргә омтыл, Аллаһыдан ярдәм сора һәм гаҗиз булма», – дигән. Шуңа күрә мөселман кешесе Аллаһыдан хәерле кәсеп, бәрәкәтле ризык сорый. Җиң сызганып сәбәбенә керешә. Гаҗиз-мескен булып кеше күзенә карап яшәү – яман һәм түбән юлдыр.

Гарәп телендә бай «гани» була. Аның туры тәрҗемәсе: башкаларга мохтаҗ түгел дигәнне аңлата. Шуңа күрә: «Раббым, миңа, гаиләмә, киләсе нәселләремә иман-һидаять бир. Хәләл кәсеп, хәләл ризыклар насыйп ит. Хәрамнардан сакла. Кеше кулларына калдырма», – дип сорау бик мәслихәт. Сөекле пәйгамбәребез Аллаһыдан мескенлек, зәгыйфьлек сорамаган, бәлки көч-куәт, гыйззәт сораган. Аның догаларыннан без күрәбез: ул Аллаһы Тәгаләгә фәкыйрьлектән, гаҗизлектән, әҗәттә калудан сыенган.

Дилбәр Гарифуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү