Мөдәррис хәзрәт Гыймранов: Ризык кабына Аллаһ сүзе язылган икән, аны яндыру хәерле

Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Хәрам ризык белән үскән тән җәннәткә керми. Ул җәһәннәм утына күпкә лаеклырак», – дигән. Үзен чын мөселман дип санаган кеше хәрам гамәлләрдән, хәрам ризыктан тыелырга тырыша. Соңгы арада тормышыбызда «хәләл» төшенчәсе аеруча еш кулланыла башлады кебек. Чынлыкта аның асылын аңлап бетерәбезме? Хәләл нәрсә дә, хәрам нидән гыйбарәт?

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Хәләл – Аллаһы сөбханалла Тәгалә рөхсәт иткән ризыклар, гамәлләр. Хәрам, киресенчә, эшләргә ярамаган, катгый рәвештә тыелган әйбер, гамәл. Алар өчен әҗер-савабы да, гөнаһы да төрле була. Хәрам дигәч, күпләр дуңгыз итен генә күз алдына китерә. Әмма бу исемлек аның белән генә чикләнми. Тыелган ризыктан тыш, эшләргә ярамаган гамәлләр дә хәрам була. Мисал өчен, мөмкинлегең була торып та намаз укымау, ураза тотмау ислам динендә шулай ук хәрам санала.

– Күчтәнәчкә хәрам ризык биреп җибәрсәләр, аны нишләтергә?

– Күчтәнәч биргәндә үк аның хәрам әйбер икәнен күрсәгез, кешенең кәефе төшмәслек итеп кенә аңлатып, аннан баш тартырга кирәк. Бәлки кеше нәрсә биргәнен үзе дә белмидер? Әгәр биргән күчтәнәчнең хәрам икәнен соңрак кына аңласагыз, аны юк итәргә кирәк. Хәрам күчтәнәчне малга да бирергә ярамый. Махсус тәҗрибә ярдәмендә исбатланган тыю бу. Берничә атна дәвамында сарыкка дуңгыз ите кушылган витамин биргәннән соң, аңарда да дуңгыз ДНКсы табылган.

– Үзең дә белмичә, ялгыш хәрам ризык ашасаң, ни эшләргә? Бу гамәл гөнаһ булып язылачакмы?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Адәм баласына күтәрә алмаслык йөк йөкләтелмәс», – ди. Рәсүлебез хәтта ураза тоткан вакытта ялгышлык белән ризык капсаң, моның гөнаһ түгеллеген искәртә, ураза тотуны дәвам иттерергә куша. Шуңа күрә кеше үзе дә белмичә хәрам ризык капса да, гөнаһы булмаячак. Әмма монда шунысы бар: гөнаһ түгел, тик догаларының кабул булуына комачауларга мөмкин. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Өч кешенең: кыерсытылган кешенең, әти-әнинең һәм мосафирның догасы киртәсез кабул була», – ди. Икенче хәдистә Рәсүлебез: «Мосафир үзе, кулларын күтәреп, Аллаһы Тәгаләгә дога кыла. Аллаһы Тәгалә аның догасын ишетә, әмма кабул итми. Ник дигәндә, аның кигән киеме, эчкән суы хәрам», – ди.

– Хәләл ризык төрелгән капка Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен язарга ярыймы? Язылган булса, андый капны ни эшләтергә?

– Теләсә кайда йөри торган продукциягә Аллаһ, Коръән сүзләрен, хәдисләрдән өзекләр язмаска киңәш итәр идем. Беренчедән, аны язар өчен китаплар, интернет чыганаклар бар. Ә капка язу куркыныч. Аларның кая китәсен дә, нинди кеше кулына эләгәчәген дә белмибез. Элеккеге галимнәр, киемнәрен алмаштырып, тәһарәт алмыйча, аять түгел, хәдисләрне дә укымаганнар. Аларга карата шундый зур хөрмәт күрсәткәннәр. Шуңа күрә хәләл ризык кабына хәдисләрдән өзекләр язу гөнаһ булмаса да, эшләргә киңәш ителмәгән гамәл санала. Ризык кабына дога, хәдисләрдән өзекләр, Аллаһ сүзе язылган икән, аны яндыру хәерле.

– Кибеттә хәләл ризык сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Тышлыгында «хәләл» тамгасы булмаган ризык хәләл була аламы?

– Тышлыгында «хәләл» тамгасы булмаган ризык та хәләл була ала, билгеле. Мисал өчен сөт тә, йомырка да, ипи дә хәләл булырга мөмкин. Кибеттә хәләл ризык сайлаганда, иң беренче чиратта, ризыкның Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән сертификаты бармы-юкмы икәнлегенә инанырга кирәк. Хәләл стандартын теләсә кем уңга-сулга таратып йөри алмый. Ризыкның кайда, кем тарафыннан чыгарылганына да игътибар итегез. Аның составында Е152 кебек тыелган кушылмалар да булмаска тиеш.

– Коръән ашына әзерләнгән ризыкларда хәләл булмаган азык-төлек кулланылган булса (мисал өчен, краб таякчыгыннан салат ясалган, ди), бу аш кабул булачакмы?

– Бу – бик бәхәсле сорау. Әгәр кеше Коръән ашын хәләл булмаган азык-төлектән белә торып ризык әзерләсә, әҗер-савапка караганда, күбрәк гөнаһ эшләячәк. Ул ашка килгән егермеләп кешегә хәләл булмаган ризык ашаткан булып чыга. Кайбер кеше сыер, тавык, сарык итләренең дә хәләллегенә игътибар итми. Ә бит чынлыкта алар арасында да хәләл булмаганнары очрый. Ул «бисмилла» әйтеп чалынмаган, урланган булырга мөмкин. Шуңа коръән ашы уздырганда, нинди азык-төлектән нәрсә әзерләвеңә бик игътибарлы булырга кирәк.

– Бүген хәтта йомырканы хәләл дип сатучылар очрый. Ул хәләл була аламы?

– Әйе, хәләл була ала. Кайчак кош-кортларны да витаминнар биреп үстерәләр. Ул витаминнар составында еш кына дуңгыз сөягеннән ясалган ферментлар була. Аларны ашаган мал, кош-корт берничек хәләл була алмый, билгеле. Хәләл булмаган әйбер ашап үскән тавыкның йомыркасы да хәләл саналмый.

– Мөселманнарга энергетик эчәргә ярыймы?

– Аллаһы Тәгалә: «Үз-үзегезгә зыян салмагыз», – ди. Адәм баласының сәламәтлегенә, рухи һәм физиологик, психологик саулыгына зыян китергән бөтен әйберне тыйган. Тәмәке, аракы, шул ук энергетикларның сәламәтлеккә зыяны зур. Шуңа күрә мөселманнарга аларны куллану тыелган, хәрам.

 


Фикер өстәү