Фидәил Хәйруллин: Кан басымым көйләнде, бүсер дә интектерми, аяк туңмый

Әйдә, киттек бәкегә! Балтач районының Арбаш авылында яшәүче егермедән артык егет кышын бергәләшеп су коенырга йөри. Иң өлкәненә – 64. Җиде ел инде шулай. Бу салкыннарда туңып, тәмам чирләп бетмиләрме? Без «морж» егетләрнең хәлен белешергә булдык.

Арбаш үзе артык зур авыл түгел: йөздән артык йорты бар. Әмма соңгы вакытта ул башкаларны да үзенә җәлеп итүче бәкесе һәм нык бәдәнле, көчле рухлы егетләре белән мактана ала. Ашыкмагыз: алар суга керә дип, сезгә бәкегә чумарга кушмыйбыз. Һәр нәрсәнең тәртибе бар. Иң мөһиме – курыкмаска!

Инешне бөяп, коену урыны ясаганнар. Башта бозны пычкы белән кисеп, шунда иркенләп йөзгән алар. Анысы – үзе бер мәшәкать. Шуңа күрә хәзер бәкесе дә җитә. Атнага ике тапкыр салкын суда коеналар.

Иң беренче булып ферма мөдире Фидәил Хәйруллин су коена башлаган. Бервакытны бәкегә чумучылар хәтта 40тан арткан. Хәзер бераз кимегәннәр. Араларында мәктәптә укучы малайлар да бар. Мунча һәм бәке яратучылар Биектаудан ук кайтып йөргән хәтта. Районнан да килгәлиләр.

– Барысы да кызыктан башладык. Сез әйтмешли, башка тай тибүдән. Дүрт малай җыелдык та киттек. Башта читтә куркып карап торганнар хәзер үзләре бездән калышмый. Кан басымым көйләнде, бүсер дә интектерми, аяк туңмый, диләр. Моңа кадәр хатын-кызлар да йөрде. Хәзер күренми башладылар. Ирләре җибәрмидер, күрәсең, – ди Фидәил Хәйруллин. – Салкын безне куркытмый. Без аны мунча кереп, бәкегә чумып җиңәбез. Беребез дә авырмый. Башта мунчада ак чыршы белән чабынабыз, аннан бәкегә чумабыз. Мунча кергәндә, каен гөмбәсе (чага) чәе эчәбез. Термоска 2 аш кашыгы вакланган гөмбә, 80 градус җылылыктагы су салып, ун сәгать төнәтергә кирәк. Шуны көн дәвамында эчәргә була. Яман шешне булдырмау, кәефне яхшы тотар өчен файдасы зур.

Егетләр шаккатыра, әмма сез үзегез карагыз инде.

 

 


Фикер өстәү