Байлыкка кызыккан кеше фәкыйрьлек ишеген ачар

Адәм баласының бай яшисе, мөлкәтле буласы килә, бу – аңа хас табигый ихтыяҗ. Әмма акчаны барысыннан да өстен күреп, аңа табынып яшәү дә хәерле түгел. Акча, байлык, мал-мөлкәт – сынаумы? Динебез күп итеп акча эшләүне хуплыймы? Булган байлыкны кайда сакларга һәм бәрәкәтен ничек арттырырга?

Әлеге сораулар белән «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт ХАҖИЕВка мөрәҗәгать иттек.

– Хәзрәт, акча яратмаган кеше юктыр ул. Шулай да туймас җаннар да очрый. Акчага табыну турында диндә ни диелә?
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Аллаһы Тәгалә безне үзенә буйсыну, ул кушканнарны үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу өчен яратты. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә: «Кешене шулай яратырмын: ул гел нәрсәгә дә булса мохтаҗ булыр», – дип тә әйтә. Аллаһы Тәгаләгә ышанмаган кешене бу дөньяның байлыгына, зиннәтенә мохтаҗлык кичерерлек итеп яраткан. Димәк, дөрестән дә акчага туймас җаннар бар. Һәр адәм баласының бай буласы килә. Аллаһы Тәгалә безне андый көннәргә калдырмасын иде. Әгәр дә адәм баласы бу дөньяның матди ягын сайласа, аңа фәкыйрьлек ишеге ачылыр, диелә.

– Коръәндә «Сезне сынармын» дигән сүзләр бар. Акчасызлык һәм киресенчә, зур байлык – сынаудыр инде ул?
– Әлбәттә. Аллаһы Тәгалә, адәм баласы бу дөньяга килгәч тә, һәрвакыт сыналып торыр, ди. Байлык белән дә, фәкыйрьлек белән дә сынармын, дигән. Әмма алар гел бер үк вакытта, бер үк кешедә генә булмас. Инсаннарга сабырлык кылырга гына кала. «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сабыр итүчеләр белән», – диелә. Акчасызлык дигәндә, кешенең теге яисә бу нәрсәгә мохтаҗлыгын күздә тотабыз. Аллаһы Тәгалә сынаса да, кеше үзен хайваннарча тотарга тиеш түгел. Әйтик, ачлык килсә, кеше, акча дип, әллә нинди адымга барырга – туганын сатарга, фәхешлек кылырга, явызлык юлына басарга мөмкин. Ә бу – шул дәрәҗәгә төшмәс өчен сынау бит. Бай булганда, Аллаһы Тәгалә фарыз кылган зәкят күләме турында онытмаска кирәк. Байлык-мөлкәтеңнән өлеш чыгару – синең бурычың. Пәйгамбәребез: «Әгәр дә син кич белән йокларга ятканда, синең күршеләрең ач икән, син минем өммәтемнән түгел», – ди. Ягъни син бай булып, күршеләрең мохтаҗлыкта яши икән, синең иманың камил түгел.

– Диндә күп итеп акча эшләргә теләү хупланамы?
– Дин юлында булу дигәч тә, бу бит әле фәкыйрь булырга кирәк дигән сүз түгел. Андый тыю юк. Иң мөһиме, әгәр дә баерга, күп итеп акча эшләргә ниятең бар икән, бу хәләл юл белән башкарылырга тиеш. Хәрам юл белән килгән байлыкның хәере дә юк, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул да ителмәс. Аның зыяны гына булыр. Син баесаң, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә ярдәм итәргә мөмкинлегең артачак. Бу – әлбәттә, файдалы, яхшы гамәлдер. Хәрам малдан Аллаһы Тәгалә сакласын. Акчаң, байлыгың булган саен, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен өлеш чыгару фарыз.

– Ришвәт алу, бирү турында ни диелә?
– Ришвәт алырга да, бирергә дә ярамый. Пәйгамбәребез: «Ришвәт алганны да, биргәнне дә Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылды», – ди. Бу – тыелган гамәл.

– Акчаны банкта саклау дөресме?
– Ислам дине хокукы юнәлешендә бу мәсьәлә өйрәнелә. Булган акчаны өйдә, мендәр астында саклап булмый бит инде. Бу куркыныч та. Банкта сакларга мөмкин, куркынычсызрак та.

– Инвестицияләр турында күп сөйлиләр хәзер. Болар диндә тыелмыймы?
– Юк, тыелмый. Бу хуплана. Әлбәттә, ул җәмәгать өчен файдалы инвестиция булса, хәрам булмаса гына! Инвестиция – үзенә күрә ярдәм итү чарасы да. Пәйгамбәребез чоры мисалында карыйк. Ул берәр эшкә тотынганда, сәхабәләргә мөрәҗәгать иткән, «Бу эштә кем ярдәм итә ала?» – дип сораган. Ярдәм итә алган кешеләр хәзерге инвесторлар кебек бит.

Хәзерге вакытта биткоин турында күп сөйлиләр. Аны хәрам, диләр. Ул акча саналмый. Диндә дә син күргән, син тотып карый, кулга алырга мөмкин булган нәрсәләргә игътибар бирелә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү