Казанда җәмәгать урыннарында (метро һәм сәүдә үзәкләре) грипптан вакцина ясату эше төгәлләнде. Барлыгы 13 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.
— Барлыгы 13 430 кеше вакцинацияләнде. Без моны шактый яхшы нәтиҗә дип саныйбыз. Метро станцияләре һәм «Мега» сәүдә үзәге янындагы вакцина ясату эше туктатылды, — диде ул.