Кичә Татарстанда коронавирус йоктырган тагын ике кеше вафат булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Казанда яшәүче 1944 елгы, коронавирус инфекциясе йоктырган ир-ат, ике яклы пневмония белән вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелгән булган. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү аркасында аның хәле начарланган һәм гомере өзелгән.
Ә Яшел Үзәндә яшәүче 1943 елгы хатын-кыз да вируслы пневмония диагнозы белән район үзәк хастаханәсенә китерелгән булган. Хроник авырулары кискенләшү нәтиҗәсендә, вафат булган.
Бүгенге көндә коронавирус йоктырган 81 кеше вафат булган.