Афият Шакирова: «Кызганыч, укытучыларның абруе төште»

Афият Шакирова, Татарстанның халык артисты:

– Без укыган елларда укытучылар балаларга йөз белән карый иде. Башлангыч сыйныфларда укыткан Клавдия Васильевна һаман хәтеремдә. Пенсиягә чыгар вакыты җиткәч тә, ул безнең арттан башка мәктәпкә күчте. Класстагы 44 баланың барысының да тормышларын белә иде. 9 – 10 сыйныфларда белем алганда, бер яшь тарих укытучысы гел походларга, экскурсияләргә алып бара иде безне. Ул боларны үз теләге белән эшләде, аңа кушучы да юк иде югыйсә. Кызганыч, бүген укытучыларның абруе төште. Моңа укытучы үзе дә, ата-аналар да гаепле. Акчага корылган заман. Әти-әниләр һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләр якын булса, балаларга да яхшы булыр иде. Гомумән, кешеләргә карата битарафлык көчле булган заманда яшибез.


Фикер өстәү