Сайлау участокларында 57 меңнән артык кеше грипптан прививка ясаткан

Сайлау участокларында гриппка каршы вакцина да ясату мөмкин иде. Республика буенча тавыш бирүнең өч көнендә 57 239 кеше вакцина ясаткан.

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

Казанда 16 973 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган.

— Гриппка каршы вакцинацияләү башланды. Ул өч атна дәвам итәчәк. Эшкә барышлый, йә эштән кайтышлый гриппка каршы вакцина ясатырга була. Метро яннарында махсус бригадалар эшләячәк, — дип искә төшерде министр урынбасары.

“МЕГА” сәүдә үзәгендә дә шундый вакциналаштыру пункты куярга мөмкиннәр. Хәзер сөйләшүләр алып барыла.


Фикер өстәү