Әлмәттә яшәүче хәйрияче Руслан Бажутов: «Атнага ике тапкыр мохтаҗларны бушлай ашатабыз»

Әлмәт егете Руслан Бажутов атнага ике мәртәбә мохтаҗларны бушлай ашата. Әлеге эшкә ул үзе дә сизмәстән кереп киткән. Башта хәйрия чаралары уздырып йөрсә, әкренләп зуррак эшкә тотынган.
– «Ансар» исемле хәйрия фондыбыз бар. Мин үзем генә түгел, ярдәм итүчеләр күп. Бер таныш апабыз өйдә ризык пешерә. Аннары без шуны мохтаҗларга ашатабыз. Атнага ике тапкыр 40лап кеше җылы ризык ашый, – ди Руслан. – Кешеләргә бер тапкыр ризык әзерләү өчен 3-4 мең сум акча китә. Соңгы арада безнең фондка ярдәм итүчеләр артты. Кибетләр, оешмалар акча күчерә. Әлбәттә, мондый ярдәм барда кешеләрне сөендерәсе килә.
Әлегә мохтаҗларны урамда ашаталар икән. Озакламый алар өчен берәр урын табарга да җыеналар. «Социаль ашханә»дә урын табылмасмы дип өметләнәләр. Килеп тамак туйдырып киткән һәр кеше турында мәгълүматлары бар. Волонтерлар аларның язмышын сораша. Араларында төрле кешеләр бар икән. Кемнедер өеннән куып чыгарганнар, кемнеңдер документлары югалган, эшсез калучылар, эчеп йөрүчеләр дә бар. Пенсиясе җитмәгән әби-бабайлар да килеп ашап китә икән. Андыйлар бигрәк кызганыч. Ашап кына калмый, кесәләренә ипи дә тыгалар икән.
– Күп кенә ДЦП авырулы балаларга да ярдәм итәбез. Элек мошенниклар белән дә очраша идек. Алдакчыларны ачыклау юлын таптык. Моның өчен сайтыбыз бар. Шунда бөтен мәгълүматны туплыйбыз. Документларны сорап алабыз. Ул кеше хакында видео төшереп куябыз. Акчаны да дәваланасы үзәкнең счетына күчерәбез, – ди Руслан.
Ашарга дип килүчеләргә дә контроль зур. Хәзер күбесе белән юристлар эшли башлаган. Югалган документларын табып бирәләр, эшкә урнаштыралар икән. Ә менә эчеп йөрүчеләрне монда кертмиләр.


– Безнең бер апабыз бар. Ул бик таләпчән. Хәтта хәмер исен сизсә дә, кире борып җибәрә. Тәртип ярата. Ашыйсы килсә, бу кеше эчмичә килә. Үзенчә әнә шулай итеп тәрбияли ул аларны, – ди Руслан.
Кешеләргә булышу җиңел эш түгел. Бер тотынгач, аны ташлап та булмый. Ул синең күңел халәтеңә әйләнә дә куя. 31 яшьлек Руслан Бажутов ни өчен бу эшкә алынган соң? Аның җавабы кыска булды: Аллаһының рәхмәте бу, димәк, миңа шулай язган.
Русланның үзенә дә, аңа ярдәм итүче һәр кешегә дә сокланырлык. Ана баланы, бала ананы, туган туганын, күрше күршесен оныткан вакытта, алар тагын бер кат кеше кайгысына битараф калмаска, үз мисалларында адәм балаларын ничек шатландырырга мөмкин икәнен күрсәтәләр.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү