«Киләчәк уеннары»ның тәүге трофеен тапшырдылар

«Киләчәк уеннары» халыкара турнирының тәүге трофеен тапшырдылар. Бүләкләү тантанасы «Урам» экстрим-паркында узды.

«Урам» экстрим-паркында виртуаль вело-ярыш тәмамланды. Уеннарның тәүге трофеен һәм 52 500 доллар күләмдә акчалата призны Belarus командасына тапшырдылар. Алар 522 очко җыеп, җиңүче исеменә лаек булды.

Җиңүләреннән соң Belarus командасы вәкиле Евгений Соболь:

— Гагарин хакында бер фильм бар бит әле, анда: «Меңләгән очышлар булыр, әмма иң беренче очкан кешене истә калдырырлар» ди ул. Безнең очракта да шулай. Командабыз бердәм, бу сизелде. Авыр мизгелләр дә булмады түгел, — дигән ТАСС агентлыгына.


Фикер өстәү