Танылган татар буйдаклары: «Хатынлы булыр өчен генә өйләнәсе килми»

Бүген егетләрнең гаилә корырга ашыкмаулары берәү өчен дә сер түгел инде. Гомумән, өйләнүнең яше бармы икән ул? Акыл кергәнче өйләнергәме, акыл кергәчме? Бу юлы асыл татар буйдаклары белән әнә шул турыда сөйләштек.

Динар Хөснетдинов, Әлмәт театры артисты:

– Һәр өйләнмәгән ир затының бу сорауга үз җавабы бардыр. Миңа килгәндә, шулай ук сәбәпләре күп. Я вакыты җитмәгән, я гаилә корырдай, балаларымның әниләре булырдай насыйп ярымны очратмаганмындыр. Аннан соң, мин – ирек сөючән кеше. Һәм, күрәсең, җаваплылыктан(ә өйләнү – җитди нәрсә) куркам.

Илгиз Шәйхразиев, җырчы:

– Мәхәббәттән тилергән, шашып гашыйк булган, сөйгән яры тарафыннан яратылып, ярату хисләреннән исергән ир генә өйләнергә мөмкин. Аек акыл һәм үз теләге белән бу адымга бер ир дә бармый. Яратыгыз һәм үрчегез, халкым!

Ренат Галиәскәр, шагыйрь, алып баручы:

– Аллаһы Тәгаләдән вакыт җитмәүгә сылтыйм мин. Кайбер танышларымның тату гына яши алмаулары да шик кертә күңелгә. «Беркайчан да өйләнмим», –дип йөргән булмады. Хатынлы булыр өчен генә өйләнәсе килми. Матур яшисе килә. Бер тапкыр һәм яратып өйләнәсем килә!

Динар Кәримуллин, көрәшче, тренер:

– Егетләрнең үз өсләренә җаваплылык аласылары килми, яшьрәк чакта үз-үзеңә ышану да җитеп бетмәскә мөмкин. Ныклап аякка баскач, өйләнәм дип уйлый күп егетләр. Ә еллар узган саен өйләнәсе килми, сайлана башлыйсың… Шуңа күрә яшьрәк чакта, акыл сайрак вакытта өйләнергә кирәк!

Булат Гатауллин, Кариев театры артисты:

– Кызык сорау. Һәркемнең сәбәбе төрле дип уйлыйм. Миңа килгәндә, сәгате сукмагандыр. Эш, карьера күп вакытны ала. Ләкин соңгы арада гаиләле булу теләге арта башлады. Өйдә яраткан кешең, балаларың көтеп торудан да зур бәхет юктыр.

РүзәлШәрипов, «ТНВ» корреспонденты:

– Миңа әле 20 генә. Бу вакытта өйләнмәү түгел, өйләнү сәеррәк булыр иде. Үземне 25–27 яшьләрдә генә гаиләле итеп күрәм. Миңа калса, яшьләрнең гаилә корырга ашыкмавының сәбәбе җаваплылыкка бәйле. Үземнән чыгып әйтсәм, әле аякка да басмаган килеш гаиләмне тәэмин итә алырмын дип уйламыйм. Яшьтәшләремнең дә күбесе шулай фикер йөртә һәм, шөкер, гаилә коруның әһәмиятен, кызыкка гына кызыгыпэшләнә торган түгел икәнен яхшы аңлый.

Артур Шәйдуллин, Камал театры артисты:

– Кемдер карьераны беренче урынга куя. Кемнеңдер, гомумән, гаилә корырга теләге юк. «Ненагулялся», –диләр бит әле (көлә). Ә мин бүген иҗатка «өйләнгән». Һәм аның белән берничек тә аерылыша алмыйм. Ләкин төп сәбәбе – бер һәм берәгәйле булырдай пар эзләвемдә. Танышларым арасында өйләнешеп, күпмедер вакыттан соң аерылышучылар бар. Шундый хәлгә тарымас өчен, ышанычлы кешегә өйләнәсем килә.

 

 

 


Фикер өстәү