Профессор Юрий Переведенцев: Кинәт кенә җылытып та җибәрсә, су басарга мөмкин

Әгәр яз җылы булса, су басу ихтималы зур. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шулай, ди.

– Быел кар күп. Февраль аенда гына да айлык нормага якын кар яуды. Гыйнвар ае салкын булса ике айлык кар яуды. Бездә быел кар күп. Республикада карның биеклеге 1 метрны тәшкил итә. Әгәр яз иртә килеп, кинәт кенә җылытып та җибәрсә су басарга мөмкин, – ди профессор. – Яз кайчан киләсен төгәл әйтә алмыйбыз. Безнең климат өчен ул гадәттә 31 март белән 3 апрель арасында килә. Әмма быел иртәрәк дә булырга, март башында ук яз килергә мөмкин. Шуңа күрә һәркем ташуга әзерләнә башласын иде.


Фикер өстәү