«Киләчәк уеннары» халыкара ярышының төп бүләген Казанга алып килделәр

«Киләчәк уеннары» халыкара ярышының төп бүләген Казанга алып килделәр. Татарстан башкаласы трофей сәяхәтенең өченче ноктасы булды. Ул барлыгы илнең җиде шәһәрен узачак, шуннан соң Байконур космодромыннан галәмгш җибәреләчәк.

Уеннарның төп бүләген Казандагы IT-паркта каршы алдылар.

— Без 2024 елда узачак Уеннарны дулкынланып һәм түземсезләнеп көтәбез, — диде трофейны каршы алу чарасында Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. — Россия Хөкүмәтен, Россия Президентына Татарстанга булган ышанычы өчен рәхмәт.

«Киләчәк Уеннары» проекты җитәкчесе Игорь Столяров халыкара турнирны кабул итәчәк Казан белән соклануын җиткерде.

— Миннән еш кына: «Ә ни өчен Казан?» дип сорыйлар. Беренче сәбәп: Казан — дөньяның иң яхшы шәһәре! Икенчедән — Казан Россиянең спорт башкаласы. Биредә кешелек тарихында тәүге фиджитал ярыш узачак, — диде ул.


Фикер өстәү