Татарстанда 17 градуска кадәр суыта

Татарстанда салкынайта, буран һәм бозлавык булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Һава торышы болытлы булачак. Көндез һәм кичен кар һәм буран көтелә, шулай ук көндез 14 м/с кадәр көчле җил фаразлана.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 8-13 градус нульдән түбән күрсәтәчәк, ә аязганда -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -2 дән -7 градуска кадәр көтелә.

Шулай ук синоптиклар бозлавык турында кисәтәләр.


Фикер өстәү