Татарстанда туган кызга Россия дип исем кушканнар

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә җитлекми туган балага әти-әнисе Россия дип исем кушкан. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза Татар-информ.

Бала 35 атна срокта туган, аның авырлыгы — 1810 грамм һәм буе — 45 сантиметр. Әти-әнисе аңа Россия-Святосия-Святороссия дип исем кушарга җыена.

«Перинаталь үзәкнең медицина персоналы мондый уникаль исемне беренче тапкыр ишетте», — диделәр Кама балалар медицина үзәгендә.

Яңа туган баланың әнисенең дә исемле үзәнчәлекле, ул — Родушка. Патриот ата-ананың олы уллары Природа исемле, аны өйдә Родушка дип йөриләр.

«Табибларга рәхмәт. Реанимациядә, җитлекми туган балалар бүлегендә безнең турында яхшы кайгырттылар, аннары палатага күчерделәр һәм без анда 4 ноябрьгә кадәр булдык», — дип сөйләде әни кеше.

17 ноябрьдә, Халыкара җитлекми туган балалар көнендә, ана белән баланы Кама балалар медицина үзәгеннән чыгардылар. Табиблар гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.

 

 


Фикер өстәү