Сак булыгыз: берничә көн дәвам итә торган көчле магнит давыллары көтелә

Магнит давыллары ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

21 ноябрьдә Татарстанда көчле магнит давылы көтелә. Җирнең геомагнит активлыгы 4 балл белән бәяләнә.

Магнит давыллары ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. 25, 28 һәм 30 ноябрьдә ул 5 баллга җитәргә мөмкин.

Соңгы вакытта көчле магнит давыллары ешайган. Җирнең магнит кыры бозылу дәрәҗәсе G3 дәрәҗәсенә җиткән.


Фикер өстәү