Владимир Путин видеоэлемтә аша Казанда яңа перинаталь үзәк ачты

Татарстан башкаласына сәфәре барышында Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсендә яңа перинаталь үзәк ачу тантанасында катнашты. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Рәисе һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Яңа үзәккә, Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге белән беррәттән, сәламәтлегендә кимчелекләре булган йөкле хатын-кызлар һәм баласын авыр табучылар кабул ителәчәк. Биредә Казанда һәм якын-тирәдәге районнарда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтеләчәк.

Перинаталь үзәк 7 нче шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йорты белән берләштереләчәк. Үзәктә елына 8 мең бала тудыруга ярдәм итү күздә тотыла. Ул 120 ятак-урынга исәпләнгән. Булачак аналар 7 аерым бала тудыру залында нарасыйларын дөньяга китерәчәк. Гаилә өчен бик мөһим вакыйгада булачак аталар һәм туганнары да катнашырга мөмкин. 4 операция залы күздә тотылган.

Перинаталь үзәктә җитлекмичә туган сабыйлар өчен кювез-инкубаторлар белән реанимация бүлеге дә эшләячәк. Нерв системасы авыру булган сабыйлар өчен медицина реабилитациясе бүлеге булдырылган. Бала тудырганнан соң аналарның психик халәтен яхшырту кабинетлары да бар.


Фикер өстәү