Татарстан Президенты Казанда яңа перинаталь үзәккә тәүге нигез ташын салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәккә тәүге нигез ташын салуда катнашты. Ул шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсе бала тудыру йорты базасында булдырылачак.

Перинаталь үзәк 160 ятак-урынга исәпләнгән. Биредә һәр көн саен 8 меңгә якын балага дөньяга килергә ярдәм ителәчәк. Үзәк Казаннан, шулай ук якындагы районнардан йөкле хатын-кызларны кабул итәчәк.
“Бүген без яңа перинаталь үзәк төзелешен башлап җибәрәбез. Без демографияне яхшырту мәсьәләләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз. Булачак аналарның иминлеге – эшебезнең өстенлекле юнәлешләребездән берсе. Заманча үзәк булдыру бу бурычны сыйфатлы итеп башкару мөмкинлеге бирәчәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа үзәктә бала тудыру залы-операцияләр ясау блогы, диагностика хезмәте белән кабул итү бүлеге, 100 ятак-урынга исәпләнгән акушер бүлеге, яңа туган балалар патологиясе бүлеге (60 ятак-урын), 4 операция һәм 7 бала тудыру бүлеге эшлиячәк. Яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге заманча сулыш алдыру аппаратлары һәм кювезлар (нарасыйлар өчен инкубаторлар) белән тәэмин ителәчәк. Төзелешне 2023 елның августында төгәлләү күздә тотыла.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 7нче хастаханәнең бала тудыру бүлегендә булды. Биредә ул бүген сабые Зария белән өенә чыгарылучы Айзилә Төхвәтуллинаны өченче баласының дөньяга килүе уңаеннан котлады.

Соңыннан Президент Татарстанның бала тудыруга ярдәм итү хезмәте белгечләре белән очрашты. Ул яңа перинаталь үзәкнең технологик яктан иң югары дәрәҗәдә төзеләчәген искәртте.


Фикер өстәү