Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
“Кызганыч, безнең республика беренче югалтуларга дучар булды. Якташыбыз, Түбән Камада туып-үскән Илнур Сибгатуллинның үлеме турындагы хәбәр безне кайгыга салды. Хәрби бурычын үтәгәндә, безнең сержант-контрактчы батырлык үрнәген күрсәтте. Ватанга хезмәт итүе үз халкының лаеклы улы булганын күрсәтә. Без аның туганнары һәм якыннары белән тирән кайгыда”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.